Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Без әле тагын балалар телибез”, - ди Илгиз һәм Энҗе Гобәйдуллиннар. ФОТО

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Әниләр көнен  быел егерменче тапкыр бәйрәм итәбез.

Бу көнне  кешегә гомер бирүче, яшәешне дәвам иттерүче аналарны олылыйбыз. Ана вазыйфасы – олы һәм мактаулы, шул ук вакытта бик җаваплы хезмәт. Ул бит илнең киләчәген тәрбияли.

 

 

Җәмгыятебез бүген катлаулы демографик  чор кичерә. Авыл җирендә дә балаларның күп тууы белән мактана алмыйбыз. Шулай да ишле бала карау мәшәкатьләреннән курыкмаучы, өй тулы бала үстерүне зур бәхеткә санаучы әниләр бездә шактый.

Авыл җирендә яшәүче әниләргә матди ярдәм күрсәтү йөзеннән Татарстан хөкүмәте быел аларга бер тапкыр бирелә торган пособиеләр түли башлады. Беренче баласын 25 яшькә кадәр тапкан хатын-кызга – 50 мең сум, ә 29 яшь тулганчы өченче баласын тудырган әниләргә 100 мең сум түләү каралган.

Районыбызда әлеге түләүләрне 41 яшь әни алган инде. Аларның күпчелеге – беренче бәбиен биләүчеләр. Ә ике ана өченче баланы тапкач бирелә торган 100 мең сумга ия булган.

Урта Биктимер авылыннан Кристина Ширяева әле 24 яшендә генә. Ә ул инде өч кыз бала анасы. Кызчыкларының зурларына алты һәм дүрт яшь, ә төпчеге әле сентябрь аенда дөньяга килгән.

–Өченчебез тугач 100 мең сум күләмендә түләү бирелүгә ирем Константин белән бик сөендек,–ди Кристина. –Күп балалы гаиләбезгә әлеге түләү зур ярдәм булды. Без бу акчаны кызларыбыз өчен тотачакбыз.

Яңа Әнҗерә авылында яшәүче 27 яшьлек Энҗе  Гобәйдуллина өченче баласы Камиләне августта тапкан. Бәбине  өйдә дүрт яшьлек абыйсы Рәзил һәм ике яшьлек апасы Диләрә каршы алганнар.

Йөзеннән елмаю китмәгән яшь, чибәр Энҗегә без “Ничек бер-бер артлы өч бала табарга уйладыгыз, авыр булыр диеп курыкмадыгызмы?” кебегрәк сораулар бирәбез.

–Юк, нишләп куркыйм. Авылда тормышыбыз иркен һәм мул.  Ирем Илгиз бөтен нәрсәне кайгырта, тырышып эшли, гаиләбезне җитешлектә яшәтә,–дип җавап бирә моңа Энҗе.

Яшерен-батырын түгел, кайбер яшьләр хәзер, үзебез өчен яшәп калырга кирәк, дип, бала табарга ашыкмыйлар.

 

–Без дә балаларыбыз кечкенә, дип өйдә генә утырмыйбыз. Иремнең әти-әнисе белән төп йортта яшибез бит, әни балаларны берсүзсез алып кала, теләгән һәр җиребезгә җибәрә,–ди яшь әни.

Килен кайниш туфрагыннан, дигән гыйбарә дә бик туры килә монда. Гобәйдуллиннар – балаларга мөкиббән гаилә. Энҗенең каенана-каенатасы Рәшит һәм Румия  теләсә кемгә үрнәк итеп куярлык дүрт малай һәм бер кыз үстерделәр. Шуның өстенә, районда беренчеләрдән булып ике ятим баланы гаиләләренә алып, менә дигән тәрбия бирделәр. Барысы да гаиләләре белән туган авылларында төпләнгән уллары һәм киленнәренең дә өчәр-дүртәр балалары.

–Без бит яңа өй салып ятабыз. Камилә тугач бирелгән 100 мең сум түләүне төзелеш эшләренә тотачакбыз. Республика хөкүмәтенә мондый ярдәм өчен бик рәхмәтлебез,–диләр яшь Гобәйдуллиннар.

Сау-сәламәт балалар үстерү шатлыгын тагын нинди бәхет белән чагыштырып була соң?! “Ирем Илгиз балаларны шулкадәр ярата, алар өчен үлеп тора. Улыбызга иптәш кирәк әле, ди. Шулай булгач, гаиләбез тагын да ишәер әле”,–диде безгә Энҗе.

Була күрсен! Яңа Әнҗерәне яшәтүче Гобәйдуллиннарның өйләрендә һәрчак шат балалар тавышы яңгырасын!

 

Татарстан хөкүмәтенең беренче (өченче) бала тугач бер тапкыр бирелә торган түләве мондый шартларда билгеләнә:

–Әни кешенең Россия Федерациясе гражданы булуы, шулай ук моңа кадәр ким дигәндә өч ел Татарстан территориясендәге авыл җирендә яшәве мөһим.

–Түләүне алу өчен социаль яклау бүлегенә бала тугач алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

–Хатын-кыз үлеп китсә я булмаса ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителсә, түләү баланың әтисенә яисә опекунына бирелергә мөмкин.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев