Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген бездә юбилей!

Ягымлы кояшлы, гөрләвекле, сыерчыклы, дәртле-хисле апрель аенда хезмәттәшебез Хәбибуллина Миннегөлсем Талип кызы дөньяга килгән. Бу язда ул истәлекле юбилеен билгеләп үтә. Урта мәктәпне тәмамлагач та район газетасы редакциясенә эшкә килгән Гөлсем бөтен хезмәт эшчәнлеген гаять катлаулы һәм җаваплы булган газета чыгару эшенә багышлады. Газетаны компьютерда версткалау - четерекле һәм мавыктыргыч,...

Ягымлы кояшлы, гөрләвекле, сыерчыклы, дәртле-хисле апрель аенда хезмәттәшебез Хәбибуллина Миннегөлсем Талип кызы дөньяга килгән.

Бу язда ул истәлекле юбилеен билгеләп үтә. Урта мәктәпне тәмамлагач та район газетасы редакциясенә эшкә килгән Гөлсем бөтен хезмәт эшчәнлеген гаять катлаулы һәм җаваплы булган газета чыгару эшенә багышлады. Газетаны компьютерда версткалау - четерекле һәм мавыктыргыч, иң мөһиме, иҗади хезмәт. Һәм Гөлсем аны зур тырышлык белән, яратып, күңел җылысын салып башкара. Ул гел хезмәтен камилләштерү өстендә эшли, эзләнә, яңалыкка омтыла. Үзенә тапшырылган һәр эшне җаваплылык хисе белән, җиренә җиткереп үтәве, булдыклылыгы, шул ук вакытта тыйнаклыгы, мөлаемлыгы, өлгерлеге белән коллективта абруй һәм ихтирам казанды ул.

Хөрмәтле хезмәттәшебезне тормышындагы бу истәлекле бәйрәм белән ихластан кайнар котлыйбыз. Аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, һәрчак күтәренке күңелле булуын, гел бүгенгедәй яшь һәм чибәр булып калуын телибез. Гомер юлдашың Рәшит абый белән тигезлектә озын гомер итегез, газиз балаларыгыз Рәмзия белән Рәзилнең уңышларына, бәхетләренә сөенеп, кайгырту-хөрмәтләренә тиенеп яшәгез!

Ихтирам белән "Әлки хәбәрләре" редакциясе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев