Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген – Халыкара гаилә көне. Әлки районында бүген 2472 гаилә исәпләнә

Бүген - Халыкара гаилә көне Истәлекле даталар календаренда ул БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе нигезендә барлыкка килде. "Гаилә" төшенчәсенең кыйммәте гомер-гомергә алыштыргысыз булып кала. Җәмгыятьтә нинди генә үзгәрешләр булмасын, гаилә һәрчак теләсә кайсы кеше өчен ышанычлы причал һәм тыл булып тора. Гаиләдән без үзебезгә көч алабыз, якыннарыбыз турында кайгыртабыз. Бүген районда...

Бүген - Халыкара гаилә көне

Истәлекле даталар календаренда ул БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе нигезендә барлыкка килде.

"Гаилә" төшенчәсенең кыйммәте гомер-гомергә алыштыргысыз булып кала. Җәмгыятьтә нинди генә үзгәрешләр булмасын, гаилә һәрчак теләсә кайсы кеше өчен ышанычлы причал һәм тыл булып тора. Гаиләдән без үзебезгә көч алабыз, якыннарыбыз турында кайгыртабыз.

Бүген районда 2472 гаилә исәпләнә. Аларда 4125 балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Бездә 339 күп балалы гаилә бар, алар 1140 бала үстерә. 195 тулы булмаган гаиләдә исә 331 бала исәпләнә. 67 гаиләдә тәрбиягә алынган 124 бала яши. 37 опекунда 53 бала тәрбияләнә.

Ни аяныч, "җәмгыятьнең төп ячейкасы" булган гаилә бүген элеккегедәй нык түгел шул. Күпләр, тормышта авыр ситуациягә юлыккач, аннан мөстәкыйль рәвештә чыга алмыйлар. Алкоголизм, балаларның сукбайлыгы, социаль ятимлеге, картларның ялгызлыгы, наркомания кебек җитди проблемалар гаилә иминлеген нык какшата. Шуңа күрә дә бүген гаиләнең ролен һәм әһәмиятен күтәрү, гаилә кыйммәтләрен яклау бик мөһим.

2008 елдан бирле район социаль яклау бүлегендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе эшли. Аның штатында социаль хезмәт буенча белгеч, социаль педагоглар һәм психолог бар. Безнең бүлек белгечләре имин булмаган гаиләләргә һәм андагы балаларга ярдәм күрсәтәләр, социаль ятимнәр, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар, инвалид балалар белән эшлиләр. Социаль яктан хәвефле булган гаиләләрне дә һәрчак күз уңында тотабыз. Безнең бүлектә гаиләләр хокукый, педагогик, медицина һәм психология ярдәме ала ала.

Бүлек бүген 52 гаиләгә, 146 кешегә хезмәт күрсәтә. Социаль яктан хәвефле булган 22 гаилә бездә ведомствоара исәптә тора. Әлеге гаиләләрдә 53 балигъ булмаган бала үсә.

Гаилә бәхетен һәм гаилә шатлыгын бүтән берни белән дә алыштырып булмый. Бала өчен дә гаилә җылысы, ата-ана тәрбиясе бик мөһим. Һәр бала имин, сәламәт, матур гаиләдә, әти-әнисе, якыннары канаты астында тәрбияләнсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев