Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүгенге көндә Әлки районда 250 дән артык кеше үзмәшгуль булып теркәлеп эшли

Катлаулы да түгел, ышанычлы да

Бүгенге көндә районда 250 дән артык кеше үзмәшгуль булып теркәлеп эшли. Алар арасында өйләрендә тәм-том пешереп сатучылар, йөк ташучылар, төзүчеләр, эретеп ябыштыручылар, машина юучылар, чәч кисүчеләр һәм башкалар бар.

Районда үзмәшгульләргә хокукый консультатив ярдәм күрсәтүче белгеч Айрат Вәлиев әйтүенчә, эшчәнлекне шулай оештырып, закон нигезендә эшли алу мөмкинлеге бик күпләргә ошый.

–Үзмәшгульлек принципларын, әйтерсең, кешеләр күптән көткән. Физик затларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүчеләр нибары 4 процент салым түли һәм моны мобиль телефонга салынган кушымта ярдәмендә бик ансат эшли ала бит. Бусы да кызыктыра аларны. Шәхси эшмәкәр булып киткәч кенә бүтән салым режимына күчәләр,–ди ул.

 

 

“Мөстәкыйльлеккә кызыктым”

Римма Сәгыйрованы безнең районга дәүләт юлламасы буенча эшкә җибәрәләр. Ул санитария-эпидемиология станциясендә 15 ел эшли. Шул арада тормышка чыгып, иренә ике малай бүләк итә. Ә кызы туып, декрет ялын үткәргәч, Римма янгын частенә урнаша һәм шунда 3 ел хезмәт куя.

–Мин тырышып эшләдем, үземә йөкләнгәнне һәрчак җиренә җиткереп үтәргә тырыштым. Әмма күңелемдә ниндидер канәгатьсезлек тоя идем. Әйтерсең, бу минем эшем дә, урыным да түгел,–дип искә ала Римма гомеренең дәүләт учреждениеләрендә эшләгән чорын.

Кечкенә чагыннан Риммага чәч кисүче хезмәте бик ошый. Аннары бергә эшләгән иптәш хатыннарының чәчләрен кисеп, аларны “баш бәласыннан” коткара башлый. Үзендә шундый сәләт барын сизә ул.

Шул арада, кем әйтмешли, дөнья үзгәрә башлый: дуслары, танышлары арасында үз эшен башлап җибәрүче “бизнс-леди”лар барлыкка килә. Римма күңелендә: “Әллә соң тәвәккәллимме?” дигән сорау туып, тынычлыгын ала бит. Дөрес, бераз куркыта да – җаваплылыгы зур, моңарчы шөгыльләнгәненнән ерак тора... Шулай да район кулланучылар җәмгыяте конторасының икенче катындагы буш бүлмәне арендага алып җиһазлый, газетага белдерү бирә һәм 2008 елның 12 ноябрендә үз чәчтарашханәсе  ишекләрен ачып җибәрә ул.

–Хәзер минем клиентларым бик күп, кайберләре шушы унбер елда чәчләрен кистерергә миңа гына киләләр. Билгеле, үкенмим, үз эшемне башлап, мин мөстәкыйльлеккә ирештем, беркемгә дә буйсынмыйм,–ди Римма, канәгать елмаеп. Һәм болай дип өсти:

–Быелдан салым түләүнең яңа режимына күчтем. Бу турыда безгә Чистайдан килгән белгечләр сөйләде, яхшылап аңлаттылар. Телефоныма “Минем салым” кушымтасын керттем, болай эшләү күпкә җайлы да, тыныч та.

 

“Эшсез тору күңелсез”

Бер уйласаң, гомер буе эшләп, пенсиягә чыктыңмы, рәхәтләнеп, эш турында онытып, ял ит инде, әйеме? Базарлы Матактан Зилә Сафиуллина да хезмәт юлын тәмамлап лаеклы ялга китә. Бер ел үз җаен гына карап өйдә утыра ул. Әмма һәрчак кешеләр арасында эшләргә күнеккән Зиләгә күңелсез булып китә бит, әй!

–Мин үзем Башкортстанның Ишембай авылыннан бит. Мәктәп бетергәч әнием киңәше белән тегүчегә укыган идем. Кызым, бу һөнәр хатын-кызга гел кирәк, дигән иде ул. Аннары төзүче һөнәрен үзләштереп, шул тармакта озак эшләдем. Ә тегә белүем тормышта гел ярдәм итте. Пенсиядә бер ел утырып, тәмам ялыгып беткәч тә исемә төште ул. Бер яшьлектә, бер картлыкта, дигәндәй эшкә чыгарга – кирәксенүчеләргә тегүче хезмәте күрсәтергә булдым,– дип сөйли Зилә бүгенге көнкүреше хакында.

Тормыш тәҗрибәсе туплаган ханым яңа эшчәнлектә үзен ниләр көтәсен төрле чыганаклардан, шул исәптән интернет челтәреннән дә белешә. Һәм үзмәшгульлек хакында мәгълүмат таба. Районда бу юнәлештә белгеч барлыгын ишетеп, Айрат Вәлиевка мөрәҗәгать итә.

–Ул барысын да аңлатты һәм мин тыныч күңел белән эшкә керештем. Тәрәзә пәрдәләре тегәм. Заказлар җитәрлек. Хәзер бит кешеләр матур яшәргә омтыла. Мин теккән челтәр пәрдәләр аларның өйләренә ямь өстәсен иде, дип тырышам. “Һөнәр белән эш итү – фарызларның да фарызларыдыр. Һөнәрле кеше чит кеше кулында булган әйбергә...кызыкмас, үзен һәм гаиләсен рәхәтләнеп туйдырыр, читләрдән сорарга да мохтаҗ булмас”, дип әйткән галим Ризаэддин Фәхреддин. Мин моның белән бик тә килешәм,–дип китап сүзләре белән төпләп куйды Зилә ханым әңгәмәбезне.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев