Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүгенге заман кешесе үзен нинди хәвеф-хәтәрләрдән зыян күрүдән сакларга тиеш

dengi.ua «Иминият взнослары түләп бөлгенлеккә төшкән бер генә гаиләне дә белмим, ә моны эшләмәү аркасында фәкыйрьләнгән гаиләләр миңа мәгълүм»,-дип әйтә торган булган егерменче гасырның бик зирәк сәясәтчеләренең берсе Уинстон Черчилль. Сэр Уинстон заманнарыннан бирле әллә ни үзгәрмәде дә. Җәмгыять кинәт килеп чыккан югалтуларны каплауны гарантияләүче саклык чараларының иминияттән тыш бүтән...

dengi.ua

«Иминият взнослары түләп бөлгенлеккә төшкән бер генә гаиләне дә белмим, ә моны эшләмәү аркасында фәкыйрьләнгән гаиләләр миңа мәгълүм»,-дип әйтә торган булган егерменче гасырның бик зирәк сәясәтчеләренең берсе Уинстон Черчилль. Сэр Уинстон заманнарыннан бирле әллә ни үзгәрмәде дә. Җәмгыять кинәт килеп чыккан югалтуларны каплауны гарантияләүче саклык чараларының иминияттән тыш бүтән төрен уйлап тапмады әле.


Нигә бүген страховкадан башка аяк та атлап булмый, ышанычлы иминиятләштерүчене ничек сайларга - әнә шул хакта Россиянең иң өлкән һәм иң эре компанияләренең берсенең вәкиле - "Росгосстрах" ҖЧҖ Татарстан филиалының Базарлы Матактагы агентлыгы җитәкчесе Ибәтов Фәрит Әсхәт улы сөйли.

-Фәрит Әсхәтович, бүгенге заман кешесе үзен нинди хәвеф-хәтәрләрдән зыян күрүдән сакларга тиеш?


-Клиентларыбыз теләсә нинди хәлдән яклаулы булсын өчен без хәвефләрнең тулы пакеты буенча эшлибез. Шул ук вакытта страховательнең сайлау мөмкинлеген чикләмибез. Ул һәрчак хәвефләрнең кайсы да булса берсенә өстенлек бирә ала. Безнең өчен иң әһәмиятлесе - гражданнарның иминлеген саклау, аларга уңайлы, ихтыяҗларына туры килә торган хезмәтләр күрсәтү. Безнең төп клиентларыбыз - уртача керемле, үзләреннән һәм страховкалаучыдан башка ышаныр кешеләре булмаган гади гражданнар. Теләсә кайсы кеше өчен иң мөһиме - аның тормышы һәм сәламәтлеге. Билгеле, полис бәхетсезлек очрагыннан саклап кала алмый. Әмма ул дәвалануга, санаторийга юллама сатып алуга тотылган чыгымнарны капларга мөмкинлек бирә. Иминият полисы туендыручыны югалтуны компенсацияләргә дә сәләтле.


Соңгы вакытта гражданлык җаваплылыгына сорау бик артты. Хәзер йорт саен төрледән-төрле техника, күпләр кыйммәтле ремонт ясый. Ә монтажлау эшләренең сыйфатлы башкарылуына гарантия кая? Күршеләр белән китерелгән зыянны түләтүгә бәйле теләсә кайсы ызгышны цивилизацияле ысул белән - гражданлык җаваплылыгы килешүе төзеп хәл итәргә була.


Суз уңаеннан, безнең компания мөлкәтнең бәясен исәпләүне бушлай башкара. Страховать итүче кешегә моны килешү төзегәнче дә, хәвеф очрагыннан соң да үзенә эшләү зарурлыгы юк.


-Бәла килмәс борын саклану чарасын күрү безнең ил халкына әллә ни хас түгел. Соңгы вакытта бездә иминиятләштерү культурасы барлыкка килдеме?


-Ни аяныч, илебездә иминиятләштерү культурасы тиешле дәрәҗәдә түгел шул. Без "берни булмас әле" дип ышанырга яисә хөкүмәтебезгә өметләнергә күнеккән. Бер-бер хәл булса, кулыбызны сузып, флаглар тотып Президентыбызга барырбыз, һәм безгә фатир бирерләр, йорт салырлар, дип уйлыйбыз. Минемчә, бу аерым очракларда гына мөмкин хәл. Әгәр зыян күрү массакүләм төстә булса? Мондый очракта власть нинди дә булса матди ярдәм күрсәтер анысы. Ә менә шундый ук йорт корып бирә алуы икеле.


Әмма иминиятләштерүнең отышлымы, юкмы икәнлеген аңлау өчен страховка бәясен һәм зыян күргән яисә җимерелгән корылмаларны яңадан төзү өчен кирәк булган суммаларны чагыштырып карау да җитә. Аңлашыла ки, аларны чагыштырырлык та түгел.


Моны аңлаучы кешеләрнең елдан-ел арта баруы безне бик сөендерә. Татарстанда иминиятләштерү популярлаша бара. Чөнки ул кешенең төп ихтыяҗларыннан берсе булган хәвефсезлек ихтыяҗын канәгатьләндерә. Узган елда гына да "Росгосстрах" компанисе республикада физик затларның милкен иминиятләштерү буенча 154 миллион сум түләде. Димәк, бер юнәлеш буенча гына да атна саен 3 миллион сумга якын акча түләнә дигән сүз. Әлки районы территориясендә бөтен шәхси секторның 70 процентка якыны "Росгосстрах"та иминиятләштерелгән. Бу халыкның күпчелек өлеше күпьеллык тәҗрибәсе булган компаниягә ышана дигән сүз. Бу ышаныч клиентларның Базарлы Матактагы "Росгосстрах" агентлыгының профессиональ командасына мөнәсәбәте белән дә бәйле. Һич икеләнми әйтәм, бу агентлыкның элекке җитәкчесе Г.П.Сорина казанышы. Ул компанияне үстерүгә, халыкның иминиятләштерү культурасын күтәрүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте, үз эшенең чын профессионалларыннан торган тату коллектив булдырды. Галина Сорина "Росгосстрах" ҖЧҖ филиалының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Компания һәм коллектив исеменнән аңа ихлас рәхмәт белдерәм.


-Иминиятләштерүче компанияне сайлаганда нинди моментларга игътибар итәргә кирәк?


-Беренче чиратта лицензияне тикшерергә. Сез эш итәргә теләгән компаниянең иминият эшчәнлеге алып баруга лицензиясе барлыгына инаныгыз. Документларның күчермәсен танышу өчен компаниянең үзендә үк соратып алырга була. Килешүне рәсмиләштергәндә иминиятләштерүче вәкилнең шушы компания хезмәткәре булуына инанырга кирәк.
-Бүтәннәр фикеренә ышанырга ашыкмагыз: алар еш кына субъектив фикерне чагылдыра. Конкрет финанс күрсәткечләренә йөз тоту яхшы. Гади гражданнарга интернетта теләсә нинди рейтингны карау да җитә, әйтик, бәйсез милли рейтинг агентлыгы http://www.ra-national.ru/?рage=rairing-insurance-individual. 2013 елда "Эксперт РА" рейтинг агентлыгы чираттагы мәртәбә безнең ышанычлылык рейтингын А+ + дәрәҗәсендә ("Ышанычлылыкның искиткеч югары дәрәҗәсе") раслады. Бу безнең компаниянең финанс ныклыгы һәм тотрыклылыгы турында сөйли. Компаниябезнең тарихы 90 елдан артып китә.


-"Автогражданка" турында белергә кирәк. ОСАГО лицензиясе компаниягә өстенлекләр бирә, ник дигәндә, аны алу өчен әллә никадәр өстәмә таләпләргә җавап бирү зарур.
-Арзанлылык артыннан кумагыз. Тәҗрибә күрсәткәнчә, күп кешеләр иминият хезмәтенең бәясенә генә игътибар итәләр. Базардагыдан 1,5-2 мәртәбә түбәнрәк тарифларны нигездә кечкенә компанияләр тәкъдим итә. Шул рәвешле алар үзләренең клиентлар базасын киңәйтергә омтыла. Шуны аңларга кирәк: Тариф турыдан-туры страхования объектының хәвефтән саклануына тәэсир итә, иминият полисының түбән бәясе артында сыйфатсыз иминият хезмәте яшеренгән булырга мөмкин. Шуңа күрә дә килешү төзегәндә страховкалаучының нинди җаваплылыкта булуын төгәл билгеләргә кирәк. Шулай ук иминиятләштерү шартларын өйрәнү зарур. Ә бит кеше кайчагында мондый мәсьәләләргә игътибар бирми һәм нәтиҗәдә страхование түләве түгел, ә компенсация генә алырга һәм хәтта бөтенләй страхование түләвеннән коры калырга мөмкин.
-Якын арада сезнең компания нинди иминият хезмәтләрен үстерәчәк?


-"Росгосстрах" өчен ике юнәлеш - гражданнарның тормышын иминиятләштерү һәм мөлкәтен иминиятләштерү стратегик булды һәм шулай булып кала. Нәкъ менә алар кешеләрнең иминлеген арттыруга китерә. Моннан тыш, былтыр агентлык базасында "Росгосстрах" иминият банкы бүлеге ачылды. Хәзер без төрле банк хезмәтләре дә күрсәтәбез. Әйтик, вкладлар ачу, банк карталары чыгару, түләүләр, акча күчерү һәм башка хезмәтләр.


Үз сорауларыгызны сез (84346) 2-15-98 телефоны аша бирә яисә менә бу адрес буенча Компаниягә мөрәҗәгать итә аласыз: 422870, Базарлы Матак ав., Дзержинский ур., 9.
"Росгосстрах" ҖЧҖ, лицензия С №097750, 2009 елның 7 декабрендә ФССН тарафыннан бирелгән.

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев