Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы китапханәләре грант отты

Югары Колчурино авылы китапханәсе, "Җәй ачкычы" проекты белән республика бәйгесендә катнашып, 130 мең сум грант отты. Китапханә мөдире Надежда Фурасева әлеге проект буенча инде берничә елдан бирле эшли. Җәйге каникулда ул китапханәдә һәм ачык һавада балалар өчен кызыклы чаралар, уеннар, китап уку кичәләре оештыра. Биредә грант средстволарына пластик җиһазлар һәм...

Югары Колчурино авылы китапханәсе, "Җәй ачкычы" проекты белән республика бәйгесендә катнашып, 130 мең сум грант отты.

Китапханә мөдире Надежда Фурасева әлеге проект буенча инде берничә елдан бирле эшли. Җәйге каникулда ул китапханәдә һәм ачык һавада балалар өчен кызыклы чаралар, уеннар, китап уку кичәләре оештыра. Биредә грант средстволарына пластик җиһазлар һәм балалар китаплары алырга исәплиләр.

Ә район үзәк китапханәсе "Иң яхшы авыл китапханә учреждениесе" номинациясендә 100 мең сум отты. Китапханә директоры Татьяна Петухова әйтүенчә, бу акчаны алар китап фондын тулыландыру һәм яшьләр өчен өчен уку почмагы булдыруга (для создания кафедры юношеского чтения) тотарга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев