Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Борискино авыл җирлеген җитәкләгән Галина Самарина һәр эштә үзе башлаучы

Борискино авыл җирлеген менә 16 ел инде җаваплы һәм үҗәт тә, кырыс һәм батыр да, шул ук вакытта бик сөйкемле дә хатын-кыз - Галина Самарина җитәкли.

Аңа кадәр җирлек башлыклары булып эшләгән Юрий Белов һәм Петр Ярославлевның ышанычлы алмашчысы була алды Галина: ышаныч белдереп сайлаган авылдашларының, шушы җирлектә яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртып, үз хезмәтен зур җаваплылык белән башкара ул.
Галина Викторовна эшләгән чорда авыл халкының тормышы тамырдан үзгәрде: йорт-ларга зәңгәр ягулык килде, юллар төзелде, яңа биналар калкып чыкты, искеләре ремонтланды. Иң мөһиме - күп кенә яңа йортлар салынды! Димәк, авыллар үсә дигән сүз. Ә бит башта һич кенә дә җиңел булмады Галинага. Ул әле бик яхшы хәтерли: озын кунычлы итекләр киеп, ире белән бергәләп җыен чүп-чардан күл чистарткан иделәр. Башкача булмый, үзең үрнәк күрсәтмәсәң, авылдашларыңны үгетли алмыйсың бит.
Райондагы киңәшмәләрнең берсендә күңелсез саннар китерәләр: Борискино авыл җирлеге буенча көненә нибары 100 кг сөт хәзерләнә. Бер баш сыерга бүлеп исәпләсәң, берәр стакан бит!
Хурлана җирлек башлыгы һәм үзләренә 3 сыер сатып ала, туганнарыннан да ярдәм сорый. Тора-бара халык та сыер асрауның отышлы нәрсә икәнлеген аңлый. Хәзерге вакытта Борискино җирлеге буенча һәркөнне 1,8 тонна сөт җыела (бер сыердан 8 литр!)
Галина Викторовнаның иң яхшы сыйфатларыннан берсе - кешеләр белән уртак тел табып, алга план корып эшли белү. Бу сыйфатлары аңа авылларга ярдәм итеп торучы меценатлар, иганәчеләр табуда булышты. Әйтик, чыгышы Иске Әнҗерәдән булган Азат Мәҗитов ("Челтәр компаниясе" генераль директоры урынбасары) туган ягы һавасын һич сулап туймый, авылым дип өзелеп тора. Үз акчасына су башнясы куйдырды ул, авылы клубын төзекләндерүдә булышты, зират тирәсен тотуда ярдәм итте. Инде чаңгы базасы төзетә. Димәк, тиздән үз чемпионнары барлыкка киләчәк. Авылның хәзер үк чаңгы буенча спорт мастерлыгына кандидаты бар - Алена Самарина!
Җирлек башлыгы Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевкә дә һәрчак рәхмәтле. Галина Викторовна ике чакырылышта депутатның ышанычлысы булды. Бүген җирлеккә кергән авыллар барысы да каты түшәмәле юллар белән тоташтырыла. Һәр көнне авылдан Казанга автобус йөреп тору да могҗизага тиң. Ә былтыр "тормыш артериясе" Яңа Әнҗерәгә үк барып җитте. Бу авылда Фоат Вәлиев клуб төзетте, сугышта һәлак булганнарга һәйкәл куйдырды. Яңа Әнҗерәдә Татарстан Президенты үзе булып китте!
Авыл урамнарын яктырту буенча күләмле эшне биредә төгәлләделәр инде: яңа баганалар, лампалар куйдылар. Хәзер төннәрен бу җирлекне 310 лампа яктырта!
Алда тагын зур эшләр, бурычлар. Бу көннәрдә авылга Ватан сугышында илне яклаган солдатка һәм тыл хезмәтчәненә багышланган скульптура кайтарылды. Аны үз хисабына "Челтәр компаниясе" генераль директоры Илшат Фәрдиев ясатып биргән. Скульптура Җиңү бәйрәме алды көннәрендә постаментка бастырылып, һәйкәлгә әйләнәчәк.
Планда - Борискино зиратын тотып алу, Исәлектә су башнясы урнаштыру, бу авылның клубын ремонтлау, юлларын төзәтү… Һәм бурычларның үтәләсенә шик юк, чөнки Галина Самаринаның аларны башлап җибәрү һәм башкарып чыгу өчен энергиясе дә, авылдашларының хуплавы да җитәрлек. Юкка гына ул "Тырыш хезмәте өчен" медале белән бүләкләнмәде бит.
Лия Мәрдегалләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев