Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Борискино мәктәбе укучылары "SaМоSтоятельные дети" проектында катнашалар.

Безнең Борискино мәктәбе укучылары бу уку елы башыннан "SaМоSтоятельные дети" проектында катнашалар. Проектның максаты - мәктәп балаларының психоактив матдәләр куллануына юл куймау. Балалар ата-аналары белән контрактка имзаларын салалар. Әлеге контрактка үз куллары белән үзләре тыелырга тиеш дип санаган "начар гадәтләрне" теркиләр. Укучылар, ата-аналар һәм мәктәп администрациясе шундый егермедән артык килешүгә...

Безнең Борискино мәктәбе укучылары бу уку елы башыннан "SaМоSтоятельные дети" проектында катнашалар.

Проектның максаты - мәктәп балаларының психоактив матдәләр куллануына юл куймау. Балалар ата-аналары белән контрактка имзаларын салалар. Әлеге контрактка үз куллары белән үзләре тыелырга тиеш дип санаган "начар гадәтләрне" теркиләр. Укучылар, ата-аналар һәм мәктәп администрациясе шундый егермедән артык килешүгә кул куйды инде.
Укучылар төрле акцияләрдә дә актив катнашалар. Әйтик, Яңа ел алдыннан без инвалид балаларга бүләкләр җыю акциясе үткәрдек. Борискиноның барлык кибетләрендә һәм мәктәптә күчтәнәчләр өчен матур тартмалар ясап куйдык. Авылыбызда бер яшьтән тугыз яшькәчә өч инвалид бала бар. Алар өчен бик күп тәм-томнар, уенчыклар, сувенирлар, открыткалар җыелды. Укучылар Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп балаларга әлеге бүләкләрне таратып йөрделәр. Сабыйларның ничек сөенгәнен күрсәгез! "Болар барысы да миңамы?!"-дип шатлык катыш гаҗәпләнү белән сорады Антон Николаев.
-Арина тыңламас кулларын шат елмаеп матур открыткага сузганда, мин күз яшьләремне көчкә тыйдым,- ди 10 сыйныф укучысы Катя Колесникова.
-Әйдәгез, киләсе Яңа елда да бу акцияне үткәрик!-диләр Айзилә Харисова белән Ильмира Осина.
Балаларга ярдәм күрсәткән эшмәкәрләр В.Тутеревка, Е.Смышляевага, Д.Арнаковка, авылдашларыбызга бик рәхмәтлебез. Барлык әлкилеләрне кеше хәсрәтенә битараф булмаска, ярдәмгә мохтаҗ балаларга игътибар, булышлык күрсәтергә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев