Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөртеклеләрнең өчтән бере суктырылды

Районда бөртекле культуралар чәчелгән барлык мәйданнарның 32 процентында (кукурузны кертмичә) урып-җыю эшләре тәмам. Әлегә кырлардан 11500 гектардан артык мәйданда көзге бодай җыеп алынды. Уңыш һәр гектардан уртача 21,9 центнер тәшкил итә. Игенчеләр тырышлыгы белән 25,3 мең тонна икмәк суктырып алынды. "Хузангай" хуҗалыгы бүген-иртәгә борчакны теземнәргә салуны төгәлли. "Үзәк Әлки"нең "Салман"...

Районда бөртекле культуралар чәчелгән барлык мәйданнарның 32 процентында (кукурузны кертмичә) урып-җыю эшләре тәмам.

Әлегә кырлардан 11500 гектардан артык мәйданда көзге бодай җыеп алынды. Уңыш һәр гектардан уртача 21,9 центнер тәшкил итә. Игенчеләр тырышлыгы белән 25,3 мең тонна икмәк суктырып алынды. "Хузангай" хуҗалыгы бүген-иртәгә борчакны теземнәргә салуны төгәлли. "Үзәк Әлки"нең "Салман" отряды механизаторлары аны суктыруга кереште дә инде.

Терлек азыгы хәзерләү шулай ук дәвам итә: 66800 тонна сенаж салынды, 19 мең 500 тонна печән хәзерләнде. Механизаторлар күпьеллык үләннәрнең икенче катын чабуны башлап җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев