Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу атна дәвамында Әлки районындагы һәр буага юллар ачылырга тиеш

Район башлыгы Александр Никошин авыл җирлекләре җитәкчеләренә шундый бурыч куйды.

Бу кышта кар күп яуды. Һава температурасының да нормадан югарырак булуы язгы ташуга алдан ук әзер тору зарурлыгын искәртә. Язгы сулар буаларга зыян салмасын өчен бу эшне бүгеннән башлау кирәк. Буаларны даими күзәтү астына алу өчен иң элек аларга илтүче юлларны әйбәтләп кардан арындыру зарур. Аннан, язгы сулар белән тулырлык урын калдырып, һәр буаның суын агызасы. Әлегә буаларның торышын атнага берничә көн контрольдә тотарга кирәк. Көннәр җылыта башлауга һәр көнне кизү тору мөһим.

Басулардан, урманнардан кар сулары агып төшеп, авылларны су басу куркынычы туарга мөмкин. Моны кисәтү өчен Александр Никошин авыл җирлекләре башлыкларына торак пунктлар тирәләрен кардан арындырып су юллары ясарга кушты. Язын су басу хәвефе булган авылларда яшәүчеләргә алдан ук мал-мөлкәтләрен иминиятләштерү чарасын да күрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев