Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бурычлары булган кешеләргә социаль ярдәм чаралары билгеләү тәртибенә үзгәрешләр кертелде

Быелның гыйнвар башыннан салымнар, җыемнар һәм бюджетка бүтән мәҗбүри түләүләр буенча бурычлары булган кешеләргә социаль ярдәм чаралары билгеләү тәртибенә үзгәрешләр кертелде.

 
Әгәр кешенең салымнар, җыемнар һәм бүтән түләүләр буенча бурычлары булса, андыйларга юл йөрүгә айлык акчалата түләү, авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бала тугач бер тапкырлы түләү, 18 яшькә кадәрге биш һәм күбрәк баласы булган, әти-әниләренең берсе булса да инвалид  яисә балаларының берсе инвалид булган гаилә әгъзаларына айлык пособие, берьюлы өч һәм күбрәк бала туган очракта бер тапкырлы пособие, андый балаларны тәрбияләүче гаиләләргә айлык пособие билгеләнми. 
Салымнар, җыемнар буенча бурычлары булган очракта бүтәннәр ярдәменә мохтаҗ 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга өстәмә айлык акчалата түләү билгеләнми, ә билгеләнгән булса туктатыла. 
Салымнар, җыемнар, башка түләүләр буенча бурычлары булган кешеләрнең түбәндәге  түләүләрне билгеләү буенча гаризаларын карау ул әҗәтен түләп бетергәнчегә кадәр туктатып торыла (әмма 90 көннән дә озаграк түгел):
–айлык акчалата түләү (хезмәт ветераннарына, ТР дәүләт бүләкләре булганнарга, тыл хезмәтчәннәренә, реабилитацияләнгән кешеләргә, сәяси репрессияләрдән зыян күрүчеләргә);
–балага айлык пособие;
–телефон, радио, коллектив антенна өчен түләү чыгымнарын каплауга субсидия;
–торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташлама;
–күп фатирлы йортта капиталь ремонтка взнос түләү чыгымнарына компенсация;
–реабилитацияләнгән кешеләргә телефон кертү чыгымнарын каплау;
–18 яшькә кадәрге өч һәм күбрәк балалары булган гаиләдәге балаларга субсидия;
–хроник бөер чире һәм яман шеш чире булганнарга юл йөрү чыгымнарына компенсация.
Әгәр кеше 90 көн эчендә бурычларын капласа, түләүләр дәвам иттерелә.  Бу очракта ул вакытлыча туктатып торылган айлар өчен дә түләнә. Ә инде 90 көн эчендә кеше бурычларын түләмәсә, аңа  түләү билгеләүдән баш тарту турында карар чыгарыла.
Бу хакта республика матди ярдәм үзәгенең Әлки районы бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Дормидонтова хәбәр итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев