Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Урман ачлыктан коткарды», – ди сугыш чоры балалары

Бөек Җиңү өчен илебез халкы бик кыйммәт түләде. Кечкенә генә авылыбыз Иске Әнҗерәдән дә фронтка 156 кеше китә. Шуларның 68 е сугыш кырларында ятып кала. Бүген авылыбызның бер генә ветераны исән. Ул Ризатдин Рәхимов. Хәзер балалары тәрбиясендә читтә яши. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрәбез. "Үлемсез полк",...

Бөек Җиңү өчен илебез халкы бик кыйммәт түләде. Кечкенә генә авылыбыз Иске Әнҗерәдән дә фронтка 156 кеше китә. Шуларның 68 е сугыш кырларында ятып кала. Бүген авылыбызның бер генә ветераны исән. Ул Ризатдин Рәхимов. Хәзер балалары тәрбиясендә читтә яши.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрәбез. "Үлемсез полк", "Вакыт тасмасы" дигән стендлар төзедек. Өйдән-өйгә йөреп фоторәсемнәр, белешмә-документлар җыеп күп материал тупладык.
Күптән түгел укучыларым белән "Әбекәй-алтыным, минем иң якыным!" дип исемләнгән матур кичә оештырдык. Кичәгә килгән дәү әниләрнең барысы да сугыш чоры балалары. Менә алар: Сара Сәлахова, Фәнүзә Минһаҗева, Нәзирә Гатауллина, Ландыш Рәхимова, Лена Харисова, Фәүзия Мәхмүтова, Халимә Джуманова, Луиза Хәмәтшина, Рушания Гыйззәтуллина апалар. Балалар әбиләрнең тормыш юлы белән кызыксынып төрле сораулар бирделәр. Газаплы сугыш еллары турында сөйләгәндә дәү әниләребез күз яшьләрен тыеп тора алмадылар, хатирәләре белән елый-елый уртаклаштылар.
Шунда мин дә әнием Сара Сәлахова сөйләгәннәрне искә төшердем.
-Әтием 1941 елда каты авырудан үлеп китте. Миңа бу вакытта 7 яшь кенә иде. Әниемнең ачынып елаганын бер дә онытмыйм. Ичмасам, әтиегез сугышка китеп тә үлмәде, дигәне исемдә. Әтиләре сугышта үлгәннәргә әзме-күпме "льгота" кебек нәрсәләр бар иде. Налогын, йомырка, бәрәңге биремен түләү бик авыр иде. Юкә яфрагыннан он ясап суга бутап ашый идек. Сеңелем Камилә белән озынча кузгалак ашап агуландык,- дигән иде ул.
-Безне шушы табигатебез, урманыбыз гына коткарып калды. Юкә яфраклары, кычыткан, алабута, черек бәрәңге белән тамак ялгап үлемнән калдык. Өстә сәләмә күлмәк, аякта чабата булмаса, яланаяк йөри идек,- диләр әбиләребез.
Каршыларында басып торучы шат йөзле, әйбәт киемле, әти-әниле оныкларына әбиләр изге теләкләрен җиткерделәр. Чәй табынында алар үткәннәрне искә төшереп, гыйбрәтле вакыйгаларны яңартып утырдылар. Халкыбызның борынгы көйләрен җырлап моңланып та алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев