Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быелның 10 сентябрендә районның өч авыл җирлегендә өстәмә депутат сайлау була

Өченче чакырылыш Базарлы Матак авыл җирлеге советына өстәмә депутат сайлау мондый составтагы 10 нчы бер мандатлы сайлау округы буенча уза:

Базарлы Матак ав. - Гафиятуллин, Юл, Сәйдәшев, Сәйфуллин, Кояшлы, Сөләйманов, Үзәк усадьба, Энергетиклар урамнары.
Тавыш бирү 718 нче сайлау участогында үткәрелә. Адресы: Базарлы Матак ав., Үзәк усадьба ур., 1 (Алексеевск аграр көллияте филиалы бинасы).
Өченче чакырылыш Иске Алпар авыл җирлеге советына өстәмә депутат сайлау мондый составтагы 7 нче бер мандатлы сайлау округы буенча уза: Татар
Мулла ав. - Мәктәп ур., 1нчедән 51 нче йортка кадәр, Клуб ур., 52 нчедән 76 нчы йортка кадәр. Тавыш бирү 747 нче сайлау участогында үткәрелә. Адресы:
Татар Мулла ав., Мәктәп ур., 46 (Татар Мулла авылы клубы бинасы). Өченче чакырылыш Иске Хурада авыл җирлеге советына өстәмә депутат сайлау мондый
составтагы 5 нче бер мандатлы сайлау округы буенча уза: Иске Хурада ав. - Кибет ур., 5 нчедән 7 нче йортка кадәр, Мәктәп ур., 2 нчедән 25 нче йортка кадәр,
Беренче Тыкрык ур., 1 нчедән 6 нчы йортка кадәр. Тавыш бирү 752 нче сайлау участогында үткәрелә. Адресы: Иске Хурада ав., Чокыр ур., 10 (Иске Хурада
авылы мәдәният йорты бинасы). Тавыш бирү вакыты 7 дән 20 сәгатькә кадәр.
Әгәр сез тавыш бирү көнендә нигезле сәбәп белән (отпуск, командировка, хезмәт һәм уку эшчәнлеге режимы, дәүләт һәм җәмәгать вазыйфаларын үтәү,
сәламәтлек белән бәйле яисә бүтән игътибарга алырлык сәбәпләр) өегездә булмыйсыз һәм сайлау участогына тавыш бирергә килә алмыйсыз икән,
бу очракта алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырыла. Алдан тавыш бирү участок сайлау комиссияләрендә үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев