Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәмнәргә әзерләнгәндә хокук тәртибен тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды

Күптән түгел район террорчылыкка каршы комиссиясе һәм оператив төркем утырышы булып үткән иде.

  Аларда алда торган бәйрәмнәргә әзерләнгәндә һәм үткәргәндә хокук тәртибен тәэмин итүгә, җәмәгать куркынычсызлыгын ныгытуга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов алып барды, анда район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Ришат Насыйбуллин катнашты.
 

Бу ай ахырына таба мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк, 30 августта Республика көнен бәйрәм итәбез, ә сентябрь Белем көне белән башлана. Билгеле, бу вакыйгалар имин, тыныч үтсен, беркем дә һәм бернәрсә дә кешеләрнең бәйрәм кәефен кырмасын өчен барысын да эшләргә кирәк.
Кызганычка каршы, бүген дөньяда шундый вәзгыять урнашты ки, без, авыл кешеләре дә террорчылык хакында уйланырга мәҗбүрбез. Чөнки террорчыларның гамәлләреннән гади халык зыян күрә, шунлыктан террорчылык актлары булган очракта үз-үзеңне һәм якыннарыңны ничек яклау турында белергә тиешбез. 
Кешеләр күп була торган урыннарда, зур кибетләрдә, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә аларның иминлеген тәэмин итү чараларына зур игътибар бирү кирәк. Әйтик, бу объектларда бинадан чыгып китү юллары, коткару хезмәте телефоннары күрсәтелгән стендлар, ә бәлки әле “куркыныч кнопкалар”, видеокүзәтү чаралары да булырга тиеш. Мәсәлән, район хастаханәсендә язып баручы җайланмалы күзәтү камералары куелган. Әмма бинага керү юлында металл детекторлары юк. Ә бит алар, шулай ук спорт корылмалары шушы куркынычсызлык чаралары белән җиһазландырылырга тиеш. Утырышта нәрсәләр бар, нәрсәләр юк икәнлеге хакында җитди сөйләшү булды.
Комиссия әгъзалары шулай ук бәйрәмнәр үткәргәндә куркынычсызлык чараларының көчәйтеләчәген ассызыкладылар: кешеләр күп килгән урыннарда полиция, янгын куркынычсызлыгы, медицина хезмәткәрләре кизү торачак. Транспорт чараларын бәйрәм урыннарыннан 50 метр читтә куярга рөхсәт ителә. Корбан бәйрәмен үткәргән көннәрдә мәчетләрдә террорчылык актларын кисәтү хакында да сүз булды. Һәм, билгеле инде, Белем көнендә дә барлык куркынычсызлык чаралары эшкә җигеләчәк.
Террорчылык – кешеләрне куркыту, аларның аңнарына тәэсир итү ул. Интернет челтәрендә экстреместик эчтәлекле материаллар булган сайтлар күп. Аларның бурычы – террорчы оешмаларга яңа әгъзалар туплау. Бу сайтлардан яшьләрне араларга кирәк. Моның өчен инде районда интернет челтәрләрне күзәтеп торучы кибердружина булдырылу тиеш.
Утырыш барышында авыллардагы ташландык, буш өйләрне контрольдә тоту хакында да әйттеләр. Билгеле, бу мәсьәләне җирлек башкарма комитетлары гына хәл итә алмас, аларга авыл халкы да булышсын, уяулык күрсәтсен, шикле бәндәләр очраган икән, бу турыда полициягә яисә җирлек советына хәбәр итсен иде. Террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары бу хакта миграция сәясәте белән бәйле мәсьәләләрне карап тикшергәндә искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев