Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЧЕГӘННӘР БЕЛӘН ЭШ ИТМӘВЕҢ ХӘЕРЛЕ

 Республикада мошенникларның өлкән яшьтәгеләрне алдау очраклары әледән-әле булып тора.

Үзләрен социаль хезмәткәрләр, комму­наль хезмәт вәкилләре дип тәкъдим итеп яисә металл җыю, “бозымны” бетерү кебек сылтаулар белән өлкәннәрнең үлемтеккә дип җыеп куйган акчаларын кулга төшерергә тырыша ул намуссыз бәндәләр.

Безнең районда да шундый хәл булды. Узган елның августында Татар Биктимере авылында яшәүче өлкән яшьтәге апаның өенә чегәннәр килеп керә. Алар үзләрен ти­мер-томыр җыючылар дип таныштыралар һәм, әбинең игътибарын читкә юнәлтеп, аның телевизорын, самоварын, акчаларын урлап чыгалар. Җинаятьчеләрне эзләү әле дә дәвам итә.

Һәркемгә, бигрәк тә ялгыз яшәүче өлкәннәргә игътибарлы һәм сак булу за­рур. Алдарга маһир чегәннәрдән дә ерак торырга кирәк. Чегәннәр хәзер тышкы кыяфәтләрен дә, киемнәрен дә үзгәртәләр, рус һәм татар телләрендә акцентсыз сөйләшүчеләре дә күп. Алар бөтен ил буй­лап йөреп торалар. Үзләрен кызгандырып, кунарга кертүне дә сорарга мөмкиннәр. Шул рәвешле җинаять кылу өчен җай эзлиләр.

Югарыда әйтелгәннәрне истә тоты­гыз, мошенникларга алдана күрмәгез. Та­ныш булмаган, шикле кешеләрне өегезгә кертмәгез. Паспортларын күрсәтүне со­рагыз, автомобиль номерларын язып алыгыз. Шикле бәндәләрне очратсагыз, алар турында 02 (кәрәзле телефоннан 102) телефоны буенча полициягә яисә үзегезнең полиция участок уполномочен­ныена хәбәр итегез.

Марат Галимов,

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы бүлекчәсе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев