Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дин сабаклары Әлки районы Базарлы Матактагы мәдрәсәдә укытылсын иде

Революциягә кадәр безнең якларда яшәүче татарлар 37 авылдагы 54 мәчеткә йөреп белем алган. Рус хәрефләре белән яза белмәсәләр дә, күпчелек гарәп алфавитын белгән. Мәдрәсәләрдә укучылар инде тирән дини белемгә ия булган. Шулай ук дөньяви фәннәрне өйрәнгән. Мәдрәсә бетерүчеләр белемле мулла булып халыкка хезмәт иткәннәр. Туксанынчы еллардан башлап Татарстанда мәдрәсәләр торгызыла,...

Революциягә кадәр безнең якларда яшәүче татарлар 37 авылдагы 54 мәчеткә йөреп белем алган. Рус хәрефләре белән яза белмәсәләр дә, күпчелек гарәп алфавитын белгән. Мәдрәсәләрдә укучылар инде тирән дини белемгә ия булган. Шулай ук дөньяви фәннәрне өйрәнгән. Мәдрәсә бетерүчеләр белемле мулла булып халыкка хезмәт иткәннәр.

Туксанынчы еллардан башлап Татарстанда мәдрәсәләр торгызыла, аларда дин сабаклары бирелә. Бездә мәдрәсә юк әле, әмма Базарлы Матакта Борһанов Фаик инициативасы һәм тырышлыгы белән мәдрәсә бинасы төзелеп бетеп килә. Ул халык ярдәме белән эшләнә. Эчке бизәү эшләре, җылылк системасын кую кебек мәшәкатьләр күп әле. Һәм аларны башкарып чыгу өчен, билгеле, акча кирәк.

Базарлы Матакта дини сабак бирү тәҗрибәсе бар инде. Өч мәчеттә менә 15 еллап инде гарәп алфавитына өйрәтү дәресләре үткәрелә. Ришат хәзрәт Гайсин, Кәфия апа Нотфуллина башлап җибәрде бу эшне. Инде аларның укучылары дәвам итә.

Ә гарәп хәрефләре белән язылган Коръәнне укырга өйрәнергә теләүчеләр авылларда бик күп. Шуңа да мәдрәсә бик кирәк безгә. Балаларга дин сабаклары бирү аларны итәгатьле, тәртипле итеп тәрбияләргә мөмкинлек бирер иде.

Әлегә исә дәресләр мәчетләрдә үткәрелә. Бусы инде кайбер таләпләрне боза, укучылар өчен уңайсызлыклар тудыра. Мәдрәсәбез төзелеп бетсә, өлкәннәрне дә, балаларны да укыту, читтән килүчеләрне шунда кунып калу урыны белән тәэмин итү мөмкинлеге туачак. Кадерле райондашлар, авыл мәчетләре имамнары, эшмәкәрләр! Игелекле эшкә катнашып, Базарлы Матактагы мәдрәсәне өлгертүдә булышсагыз иде. Юмарт, ярдәмчел якташларыбыз аз түгел бит. Мәдрәсәбезнең ишекләре тизрәк ачылсын иде дә, биредә дин дәресләре укытыла башласын иде.

Роза Родионова,

Базарлы Матак авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев