Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район ветеринария берләшмәсендә һәр айның бер көнендә халыктагы этләрне бушлай стерильләштерү хезмәте күрсәтелә

Район ветеринария берләшмәсендә һәр айның бер көнендә халыктагы этләрне бушлай стерильләштерү хезмәте күрсәтелә. Бу авылларда сукбай этләрне киметү максатында эшләнә. Югыйсә соңгы елларда иректә йөрүче этләр саны бик нык артты.. Өер-өер йөрүче мондый этләр күп очракта үзләрен бик агрессив тоталар, кешеләргә, терлек-туарга ташланалар. Бәйгә куелмаган этләрнең ферма бозауларына һөҗүм итү...

Район ветеринария берләшмәсендә һәр айның бер көнендә халыктагы этләрне бушлай стерильләштерү хезмәте күрсәтелә.

Бу авылларда сукбай этләрне киметү максатында эшләнә. Югыйсә соңгы елларда иректә йөрүче этләр саны бик нык артты.. Өер-өер йөрүче мондый этләр күп очракта үзләрен бик агрессив тоталар, кешеләргә, терлек-туарга ташланалар. Бәйгә куелмаган этләрнең ферма бозауларына һөҗүм итү очраклары да бар. Эт асраган кеше аны һичшиксез бәйдә тотарга, иреккә чыгарып кешеләргә куркыныч тудырмаска тиеш. Ә инде иясез, сукбай этләр санын киметү зарур. Моны мөмкин кадәр гуманлы юл белән эшләү өчен этләрне стерильләштерү тәкъдим ителә. Быел район ветеринария берләшмәсендә түләүсез шундый хезмәт күрсәтелә башлады. Маэмайларының нәселен арттырыга теләмәгән кешеләр ветберләшмәгә мөрәҗәгать итсеннәр иде. Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, инвалидлар һәм барлык төр пенсионерлар өчен әлеге ветеринария хезмәте чиратсыз күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев