Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру төгәлләнде

Мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру төгәлләнде. Әмма әлегә тулаем нәтиҗәләр билгеле түгел. Иртәгә, 25 июньдә, күпчелек мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре уза. Ә Базарлы Матак урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныфлар укучыларының бу тантаналы бәйрәме 27 июньгә билгеләнгән. Чыгарылыш имтиханнарына бик әйбәт әзерләнеп, югары балларга тапшыручы укучылар бар. Ә менә Кошки урта мәктәбен тәмамлаучы...

Мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру төгәлләнде.

Әмма әлегә тулаем нәтиҗәләр билгеле түгел. Иртәгә, 25 июньдә, күпчелек мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре уза. Ә Базарлы Матак урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныфлар укучыларының бу тантаналы бәйрәме 27 июньгә билгеләнгән.

Чыгарылыш имтиханнарына бик әйбәт әзерләнеп, югары балларга тапшыручы укучылар бар. Ә менә Кошки урта мәктәбен тәмамлаучы Дарья Исаева химиядән бердәм дәүләт имтиханында иң югары нәтиҗә күрсәткән - 100 балл җыйган.

Районда җиде укучы "Укуда аерата уңышлар өчен" Россия медале белән бүләкләнәчәк. Әлеге медальгә гел "бишле"гә укучы, чыгарылыш имтиханнарын да "бишле"гә генә тапшырган балалар лаек була. Бу җиде укучының икесенә укудагы уңышлары өчен республика медале дә бирелер дип көтелә. Ә аңа ия булыр өчен БДИ сынауларында ким дигәндә 75 балл җыю зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев