Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Данир Сабировның кызы Мәрьям "Беренче канал"да Галкин тапшыруында катнашты. ФОТО

"Беренче канал"да Максим Галкинның "Лучше всех" тапшыруында танылган юмор остасы, җырчы, пародист Данир Сабировның кызы Мәрьям тамашачыларны шаккаттырды.

Мәрьямнең "Беренче канал"га бару тарихын әтисе Данир "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләп үтте.



- Данир, кызыгыз Мәрьям «Лучше всех» тапшыруында катнашты, ничек катнашырга булдыгыз? Кемнең башына килде?

- Максим Галкинның "Лучше всех" тапшыруын без карый килдек һәм әнисе Мәрьямгә катнашырга тәкъдим итте. Уйлаштык та, гариза җибәрергә булдык. Шунда ук видеода төшерелгән Мәрьямнең чыгышын һәм фотоларын юлларга куштылар. Аннары кастингка килергә хәбәр бирделәр. Беренче бару үзебезнең акчага булды. Кастингта күренгәннән соң нәтиҗәсен "соңыннан әйтербез" диделәр. Без инде кайтып киттек. Ике көннән "сез үттегез" дип шалтыраттылар. Съемкаларга икенче тапкыр барганда, "Беренче канал" чыгымнарны тулысынча үз өстенә алды.



- Барыр өчен махсус әзерләндегезме, әллә үзләре бер әзер номер күрсәтергә тәкъдим иттеме?

- Мәрьямнең әзер номеры бар иде. Ул Казанда уздырылган зурлар арасындагы гимнастика буенча Бөтендөнья ярыш ачылышында бу номер белән чыгыш ясаган иде. Мәрьям шул номерны "Лучше всех" тапшыруында да күрсәтте. Ә бизәлеш өлешен "Беренче канал" үзе оештырды.

- Эфирга чыгар алдыннан күмәк репетиция булдымы?

- Безгә ике көн алдан алдан килергә куштылар. Катнашучы балалар белән махсус психологлар шөгыльләнде. Һәрбер номерга аерым декорацияләр әзерләнде.

- Максим Галкинга татарча эндәшү (Данир Сабиров Галкинга "Әссәләмәгаләйкүм, хәерле кич, иптәш Максим", - диде - ТИ) татарның дәрәҗәсен күтәрү өченме яки үзегезне күрсәтү өчен булдымы?

- Икесе дә булгандыр дип саныйм.


- Мәрьямнең тапшыруда катнашырга үзенең теләге булдымы, әллә сез сорадыгызмы?

- Без мәҗбүриләмәдек, әнисе әйткәч, Мәрьям ризалашты һәм без үзебезне сынап карарга булдык.

- Нинди хис-кичерешләр белән кайттыгыз?

- Бу тапшырудан горурлану хисе белән кайттык. Кызыбызга алдагы тормышында да уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез.

Мин дә, үз чиратымда, Мәрьямгә тагын да зур уңышларга ирешүен, бәхет һәм сәламәтлек телим. Булдырдың, татар кызы!

(Мәрьям чыгышы 34:50 минутта)

http://intertat.ru

http://saby-rt.ru/news/novosti/danir-sabirovny-kyzy-mryam-berenche-kanalda-galkin-tapshyruynda-katnashty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mp3}15462{/mp3}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев