Дару үләннәрен дөрес җыя белү аеруча мөһим. Онытмагыз: үләннәрне автомобиль юлларына, завод-фабрикаларга якын җирдән җыймаска кирәк. Шулай ук үзегезгә таныш булмаган үсемлекләрне җыюдан сакланыгыз, чөнки агулы үсемлек булырга мөмкин. Әгәр үсемлекнең барлык өлешен дә файдаланасыз икән, аны чәчәк аткан чорда җыярга кирәк. Яфракларын чәчәк атыр алдыннан җыйсагыз яхшырак.
Ә хәзер дару үләннәренең үзләре белән танышабыз.
Сары мәтрүшкә(зверобой) - көчле бәвел кудыргыч санала, аны югары температура вакытында кулланалар. Мәтрүшкә депрессиядән дәвалану чарасы да әле. Элекке заманнарда бу үләнне 99 чиргә дәва дип тә йөрткәннәр.
Мәтрүшкәнең зәңгәре аеруча да файдалы. Зәңгәр мәтрүшкә ютәлне басу үзлегенә ия, сулыш юллары ялкынсынганда, баш авыртканда кулланыла.
Сукыр кычыткан халык медицинасында тынычландыргыч чара буларак кулланыла. Ул йөрәк эшчәнлеген яхшырта.
Җиләк чоры әле тәмамланмады, шуңа да җиләккә баргач яфрагын да җыярга иренмәгез. Мисал өчен, каен җиләкләренең яфракларын һәм җиләген ашкайнату системасын җайга салуда кулланалар. Җиләк һәм яфрак төнәтмәләрен салкын тигәндә эчәләр. Яфрак төнәтмәсе кан басымын төшерә, кан тамырларын киңәйтә, хәл кертә.
Мунча өчен миллек (себерке) җыярга да өлгерегез. Каен миллегеннән тыш юкә, имән миллекләре дә җыярга мөмкин. Алар барысы да иммунитетны күтәрүдә, тиренең эластиклыгын һәм саулыгын
Нет комментариев