Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район ир-егетләре гүзәл затларыбыз турында

Евгений Васяйчев, Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты директоры: -Безнең интернатта 50 кеше тәрбияләнә. Аларның күбесе өлкән яшьтә, саулыклары шәптән түгел, урын өстендә ятучылар да бар. Бер сүз белән әйткәндә, даими карауга-тәрбияләүгә мохтаҗлар. Авырлыкларны күп күргән, язмыш иркәләмәгән өлкәннәрнең холкы да төрле. Бездә эшләү бер дә ансат түгел. Һәм зур түземлек,...

Евгений Васяйчев,
Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты директоры:
-Безнең интернатта 50 кеше тәрбияләнә. Аларның күбесе өлкән яшьтә, саулыклары шәптән түгел, урын өстендә ятучылар да бар. Бер сүз белән әйткәндә, даими карауга-тәрбияләүгә мохтаҗлар. Авырлыкларны күп күргән, язмыш иркәләмәгән өлкәннәрнең холкы да төрле. Бездә эшләү бер дә ансат түгел. Һәм зур түземлек, сабырлык та, киң күңеллелек, тырышлык та сораган мондый хезмәтне хатын-кызларыбыз гына башкара аладыр, минемчә. Ә безнең коллективта мөлаем, киң холыклы ханымнар эшли, алар әби-бабайларга күңел җылыларын, тәмле сүзләрен кызганмыйлар, әйбәт тәрбия бирергә тырышалар.
Биредә эшли башлагач мин хатын-кызларның үз вазыйфаларына гаять җаваплы карауларына, һәр эшне күңел биреп башкаруларына тагын бер кат инандым.
Гаиләдә дә бит хәләл җефетләребез безнең өчен һәрчак ышанычлы тыл. Алар безгә үз хезмәтебезне бөтен вакытыбызны һәм тырышлыгыбызны куеп башкарырга мөмкинлек тудыралар, йорт мәшәкатьләренең, балалар тәрбияләүнең зур өлешен үз өсләренә алалар. Шуңа яратуыбызны, эчкерсез хөрмәтебезне аларга гел белдереп торыйк, җылы, назлы сүзләребезне кызганмыйк.
Альберт Мәхмүтов,
Салман урта мәктәбе директоры:
-Нинди эшкә тотынса шуны менә дигән итеп башкара хатын-кызларыбыз. Әнием Зөләйха Габбас кызы минем өчен һәрчак үрнәк булды. Ул озак еллар районыбызның иң зур авыл җирлеге белән җитәкчелек итте. Кешеләр мәнфәгатен кайгыртып, көче, вакыты белән исәпләшмичә эшләде, шуңа халыкның ихтирамын казанды.
Районыбызның мәгариф учреждениеләрендә бүген нигездә гүзәл затларыбыз хезмәт куя. Үзебезнең мәктәп коллективы да башлыча хатын-кызлардан тора. Һәм алар үз эшләрен зур җаваплылык, төгәллек, тырышлык белән, җиренә җиткереп башкаралар.
Өйдә, гаиләдә дә хатын-кызларыбызның роле әйтеп бетергесез. Алар балаларыбызны да карыйлар-тәрбиялиләр, йорт-җирне дә гөлт итеп тоталар. Хатыным Фәния дә укытучы, ул да минем белән бергә иртәдән эшкә чыгып китә. Шуның өстенә әле ул йортта да тавык та чүпләп бетермәслек эшләрне башкарырга өлгерә, һәркайсыбызга назын, күңел җылысын бирә.
Хатын-кызларыбыз - тормышыбызның терәге, өебезнең нуры. Аларны сак-лыйк, бәйрәмдә генә түгел, көндәлек тормышта да кадерлик, зурлыйк!
Рафаэль Зәйдуллин,
Чуаш Кичүе мегафермасы җитәкчесе:
-Терлекчелектә хезмәт гаять катлаулы. Монда ял да, бәйрәм дә юк. Безнең комплекста сыер саву залында тәүлек әйләнәсе эш туктамый. Сөтбикәләрне саву, яшь бозауларны карау кебек иң четерекле, авыр хезмәтләр хатын-кызларыбыз җилкәсенә төшә. Карусызлыклары, түземлекләре, теләсә кайсы эшкә батыр алынулары өчен рәхмәт аларга.
Хатын-кызга бит әле эштән арып кайткач та өйдә ял юк - җыясы-юасы, пешерәсе, терлеген карыйсы, ирен, балаларын көйлисе. Үземнән чыгып әйтәм, без, ир-ат, көчле зат булсак та, һәрчак хатын-кыз тәрбиясенә мохтаҗбыз. Безгә табын да әзерләнгән, чиста кием-салым да көйләнгән булсын. Ир кеше мал табучы санала. Ә бит гаилә башлыгы тапканны бәрәкәтле, урынлы итеп тотучы, кирәгенә җиткерүче дә хатын-кыз.
Дөньяга бала тудырып, нәселебезне дәвам иттергән, аңа күкрәк сөтен имезеп үстергән-тәрбияләгән өчен генә дә иң олы хөрмәткә лаек гүзәл затларыбыз. 8 Март бәйрәме алдыннан асыл затларыбызның һәркайсына сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, янәшәләрендә һәрчак ышанычлы таянычлары, яклаучылары булуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев