Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Деффчонки» сериалы йолдызы киявен Казанда тапкан [+фото]

Күптән түгел 31 яшен тутырган «Деффчонки» сериалы актрисасы Анастасия Денисова Казан егете Богдан Осыкага кияүгә чыккан.

Алар Казанда төшерелгән "Урта яшьтәге кыз" фильмында бергә эшләгән булганнар. Мәскәү кунагы бу фильмда төп рольләрнең берсен башкарган, ә Казан егете - оператор булып эшләгән.

Алар уртак проектның беренче көннәреннән үк бер берсен ошатканнар, ә фильмны төшерү эшләре тәмамланганнан соң, егет шунда ук Анастасия янәшәсендә булу өчен Мәскәүгә дә күчеп киткән.
Мәскәү башкаласының бер ЗАГСында язылышканнан соң, яшьләр туганнарын һәм иң якыннарын чакырып ресторанда тыйнак кына мәҗлес уздырганнар.
Казан егете Мәскәү йолдызының ике баласы белән дә тиз уртак тел тапкан. Анастасия ике ул үстерә: 11 яшьлек Юра һәм 12 яшьлек Андрей. Андрей Анастасиянең үз атасы һәм үги анасының уллары. Алар халәк булганнан соң Денисова баланы уллыкка ала, дип хәбәр итә wday.ru сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев