Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Министрлык бүләгенә лаек булдылар

Югары хезмәт күрсәткечләре һәм республика агропромышленность комплексы үсешенә керткән шәхси өлешләре өчен районыбызның бер төркем авыл хезмәтчәннәре Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Бу дәрәҗәле бүләккә Әлки элеваторы баш инженеры Владимир Сивенков, Үзәк Әлки филиалының "Хлебодаровка" отряды механизаторы Юрий Свилин, Көньяк Әлки филиалының Юхмачы отряды начальнигы урынбасары Илгиз...

Югары хезмәт күрсәткечләре һәм республика агропромышленность комплексы үсешенә керткән шәхси өлешләре өчен районыбызның бер төркем авыл хезмәтчәннәре Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Бу дәрәҗәле бүләккә Әлки элеваторы баш инженеры Владимир Сивенков, Үзәк Әлки филиалының "Хлебодаровка" отряды механизаторы Юрий Свилин, Көньяк Әлки филиалының Юхмачы отряды начальнигы урынбасары Илгиз Рәхмәтуллин, "Карга" терлекчелек комплексы бозау караучысы Зинаида Ярославлева, "Чаллы" терлекчелек комплексы машина белән саву операторы Мәдинә Гайфуллина һәм Көнбатыш Әлки филиалының "Иске Матак" отряды механизаторы Василий Саранкин лаек булдылар. Мактау грамоталарын аларга район Сабан туенда Табигать ресурсларын файдалану сферасында күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев