Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ул авылда иң кирәкле кеше

Газета битләрендә авылыбыз фельдшеры Татьяна Зинкина турында сөйлисебез килә. Ул кешеләргә бик игътибарлы, мәрхәмәтле, кайгыртучан. Авыру хакында хәбәр алу белән, тәүлекнең кайсы вакыты, һава торышының нинди булуына карамастан, Татьяна Николаевна бар эшен ташлап хаста кеше янына йөгерә. Ул һәрвакыт авырулар мәнфәгатен өстен куя. Фельдшерыбыз үз хезмәтенә бик җаваплы карый. Ул...

Газета битләрендә авылыбыз фельдшеры Татьяна Зинкина турында сөйлисебез килә. Ул кешеләргә бик игътибарлы, мәрхәмәтле, кайгыртучан.
Авыру хакында хәбәр алу белән, тәүлекнең кайсы вакыты, һава торышының нинди булуына карамастан, Татьяна Николаевна бар эшен ташлап хаста кеше янына йөгерә. Ул һәрвакыт авырулар мәнфәгатен өстен куя. Фельдшерыбыз үз хезмәтенә бик җаваплы карый. Ул эшен әйбәт белә, игътибарлы, ягымлы.
Авылда өлкән, ялгыз кешеләр күп. Алар фельдшер ярдәменә аеруча мохтаҗ. Татьяна Николаевнаның килүен түземсезлек белән көтәләр, аңа чирләре турында гына түгел, эчке кичерешләрен дә сөйлиләр, проблемалары, яңалыклары белән бүлешәләр. Гомумән, Татьяна Николаевнаны авыл халкы бик ихтирам итә. Бу абруйны ул кешеләр сәламәтлеген саклауга багышланган күпьеллык намуслы хезмәте белән яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев