Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коллегабыз ярдәм көтә

Хөрмәтле әлкилеләр! Без, Борискино урта мәктәбе коллективы, сезгә зур гозер белән - укытучы Дербышева (Лукоянова) Нина Николаевнага ярдәм итүегезне сорап мөрәҗәгать итәбез. Нина Николаевна 25 ел балаларга рус теле һәм әдәбияты укытты. Ул башта Борискино мәктәбендә эшләде, 20 ел инде Әхмәт балаларына белем бирә. Мәкерле авыр чир Нина Николаевнаны урынга...

Хөрмәтле әлкилеләр!
Без, Борискино урта мәктәбе коллективы, сезгә зур гозер белән - укытучы Дербышева (Лукоянова) Нина Николаевнага ярдәм итүегезне сорап мөрәҗәгать итәбез. Нина Николаевна 25 ел балаларга рус теле һәм әдәбияты укытты. Ул башта Борискино мәктәбендә эшләде, 20 ел инде Әхмәт балаларына белем бирә.
Мәкерле авыр чир Нина Николаевнаны урынга яткырды. Хәзер ул мөстәкыйль хәрәкәтләнә дә алмый. Бу гаилә хәзер бик катлаулы хәлдә. Олы уллары вузда беренче курста укый, кечесе - 11 нче сыйныфта. Быелның апрелендә Нина Николаевнаны инвалидлыктан да төшергәннәр. Хастаханәгә йөрерлек хәлдә булмагач, инвалидлыкны кабаттан дәгъвалый да алмый.
Элекке коллегабызның бүгенге авыр хәленә битараф калмавыгызны, аңа мөмкин булганча ярдәм итүегезне үтенеп сорыйбыз. Менә дигән укытучы, ике бала анасының гомерен озайтасы, яман чир дучар иткән әрнү-газапларын җиңеләйтәсе иде. Моның өчен кешеләрнең булышлыгы кирәк. Без игелекле райондашларыбызның ярдәм кулы сузасына ышанып калабыз.
Нина Дербышевага ярдәм күрсәтү өчен исәп-хисап счеты:
Банк получателя доп офис №8610/0970
Кор/счет банка 30101810600000000603
БИК банка 049205603
Счет получателя 40817810262000407618
Ф.И.О. получателя Дербышев Николай Леонидович

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев