Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Яңа Салман авылында бәйрәм көннәрендә яңа кибет ачылды. ФОТО

Салман авылы ике өлештән тора. Аларны автомобиль трассасы аера.

Авылның мәчетле өлешендә соңгы елларда ашамлыклар кибете юк иде. Халык көн саен кирәк булган товарларга, шактый ара узып, ерактагы кибеткә йөрергә мәҗбүр булды.

Республикада 100 кешеле һәм аннан зуррак авылларда модульле кибетләр төзү программасы эшләп киткәч, район җитәкчелеге Яңа Салманда шундый сәүдә ноктасы төзетүне кайгырта башлады. Кыска гына вакыт эчендә авылда кибет өчен урын сайланып, нигезе ясалды, су, электр энергиясе китерелде. Әзер нигезгә модульле кибетне исә берничә көн эчендә урнаштырып куйдылар.

Яңа кибетне ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов:

-Яңа Салманда ашамлыклар кибете бик кирәк иде, - дип билгеләп үтте.-Халык бу хакта безгә дә еш мөрәҗәгать итте. Менә республика программасы нигезендә без бу мәсьәләне хәл итә алдык. Рәхәтләнеп файдаланырга язсын сезгә!

Авылның имам-хатыйбы Марат Хәйруллин уңайлы яңа кибет өчен барлык салманлылар исеменнән рәхмәт җиткерде.

-Шунысы яхшы, кибетне кайда урнаштырасы авыл халкы белән киңәшеп хәл ителде. Аның авыл уртасында булуы бик җайлы. Кибет салынуга өлкәннәр бигрәк тә шатланды. Шөкер, аның киштәләре төрледән-төрле ашамлыклар белән тулы,- ди Марат ага.

"Татпотребсоюз" төзегән кибетне авыл эшмәкәре Рәзинә Хәбирова арендалый. Ул авыл халкын барлык кирәкле ашамлык товарлары белән өзеклексез тәэмин итеп торырга ышандыра. Кибет ачылуга, биредә җанлы сәүдә башланды.

Сәүдә ноктасының мәйданы 50 квадрат метр тирәсе. Ул электр белән җылытыла. Бина якты, җылы. Мондый модульле кибетләр үзебезнең Татарстанда эшләнә. Тантанада катнашкан "Татпотребсоюз" идарәсе урынбасары Дамир Җамалиев әйтүенчә, республикада 53 шундый кибет сафка баскан инде. Быел Үргәгар авылында да шундый ашамлыклар кибете салу күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев