Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре һөнәри берлеге Әлки район комитетының отчет җыелышы үткәрелде

​​​​​​​Март башында дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре һөнәри берлеге район комитетының отчет җыелышы үткәрелде.

 2021 елда башкарылган эш турында доклад белән профсоюзның безнең районда ышанычлы заты Рәисә Габдуллина чыгыш ясады. Ул үзләренең 13 һөнәри оешманы һәм 340 профсоюз әгъзасын берләштерүләрен хәбәр итте.

Рәисә Габдуллина әйтүенчә, барлык оешмалар да ведомстовара электрон документ әйләнеше системасына тоташтырылган. Коллектив килешүләр “Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты, спорт мәктәбе, Әлки урманчылыгы, урман хуҗалыгы, С.Лисенков исемендәге туган як тарихы музее һәм башка кайбер учреждениеләр коллективларының башлангыч профсоюз оешмаларында кабул ителгән.

Ел саен һөнәри берлек әгъзаларына төрле сәламәтләндерү учреждениеләренә юлламалар бүлеп бирелә. Узган елда республика шифаханәләрендә өч профсоюз әгъзасы сәламәтлекләрен ныгытканнар. Кызганычка каршы, коронавирус пандемиясе аркасында программа туктатылган. Коллектив килешүдә күрсәтелгәнчә, отчет елында барлык муниципаль хезмәткәрләр дә республика клиникаларында диспансер каравы узганнар. Моңа 168 мең сум акча бүлеп бирелгән. “Ял көннәре турлары” программасы кысаларында шифаханәләрдә 10 кеше ял иткән. Шуның өстенә 6 профсоюз әгъзасына 20 процент ташлама белән юллама сатылган. Ә берничә кеше ел ярымга 50 мең сум күләмендә процентсыз акча средстволарыннан файдаланганнар. Бу үзенә күрә процентсыз ссуда.

Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләре һөнәри берлеген 2010 елдан бирле район советы бухгалтеры Рәисә Габдуллина җитәкли. Ул оештыру сәләтенә ия, профсоюз әгъзаларының һәркайсы белән уртак тел таба, шунлыктан хезмәттәшләре һәм җитәкчеләре арасында абруйга ия. Бу турыда отчет җыелышында катнашкан район башкарма комитеты эшләре идарәчесе Елена Васяйчева да әйтеп үтте. Җыелыш ахырында профсоюзның актив әгъзаларын мактадылар, башлангыч профсоюз оешмаларын җитәкләүче хатын-кызларга чәчәкләр бүләк иттеләр. Ә спорт мәктәбе профсоюз оешмасы рәисе Гаилә Миндубаевага дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләренең бөтенроссия һөнәри берлеге үзәк комитетының Мактау кәгазен һәм бүләген тапшырдылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев