Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пасха белән тәбрикләде

Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә православныйлар чиркәүләргә җыелып Христосның үлеп терелү көненә багышлап гыйбадәт кылдылар. Базарлы Матактагы Изге Троица храмында гыйбадәтне протоиерей Андрей Зиньков җитәкләде. Гыйбадәт төнге өчкә чаклы дәвам итте. Ә аннары иртүк урамнарга балалар таралды: алар һәр өйнең ишеген кагып христианнарны Пасха белән котладылар, хуҗалар биргән күчтәнәчләрне җыйдылар. Протоиерей...

Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә православныйлар чиркәүләргә җыелып Христосның үлеп терелү көненә багышлап гыйбадәт кылдылар. Базарлы Матактагы Изге Троица храмында гыйбадәтне протоиерей Андрей Зиньков җитәкләде.
Гыйбадәт төнге өчкә чаклы дәвам итте. Ә аннары иртүк урамнарга балалар таралды: алар һәр өйнең ишеген кагып христианнарны Пасха белән котладылар, хуҗалар биргән күчтәнәчләрне җыйдылар.
Протоиерей Андрей Зиньков өчен бу көн шулай ук күңелле мәшәкатьләр белән үткән. Ул иртәдән район хастаханәсендә дәваланучылар янында булып, аларга сәламәтлек теләп дога кылган. Аннары Салман балалар приютына барган, сабыйларны күчтәнәчләр белән сөендергән. Шуннан Юхмачыга юл тотып, андагы чиркәүдә гыйбадәт кылган, өлкәннәр интернат-йортында яшәүчеләр белән сөйләшеп, аларга да күчтәнәчләр өләшкән.
Чуаш Борнаенда Андрей Николаевичны авыл эшчәннәре, фермерлар көтеп алган. Ул аларга хәерле яз-җәйләр, мул уңышлар теләп дога кылган. Авыллардан кайткач, рухани Базарлы Матактагы күп балалы гаиләләрдә булып, бүләкләр өләшкән. Аннары район эчке эшләр бүлегендә булып, анда вакытлыча тотылучы кешеләр белән очрашып, аларга вәгазь укыган, азык-төлек калдырган.
Протоиерейга шулкадәр күп итеп күчтәнәч әзерләүдә прихожаннар, эшмәкәрләр ярдәм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев