Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дуңгыз елында уңганнарга уңыш елмаер

Эт елына алмашка Сары Дуңгыз килә.

Көнчыгыш календаре буенча, киләсе елның 5 февраленнән ул җирдә тулы хокуклы хуҗа булачак.
Ел тыныч, имин булыр, чөнки дуңгыз киң күңелле, кайгыртучан, ызгышларны яратмый торган җан иясе. Ул дуслыкка һәм мәхәббәткә мөкиббән. Астрологлар фаразларына караганда, киләсе ел теләсә нинди башлангычлар – төзелеш, күчемсез милек сатып алу, гаилә кору өчен уңышлы булачак. Дуңгыз юмарт, ул муллыкны, җитешлекне ярата. Димәк, киләсе 2019 ел көтелмәгән керемнәр, финанс тотрыклылыгы, күңелле сюрпризлар белән шатландырыр дип өметләнә алабыз.
Дөрес, Сары Дуңгыз бик үк актив түгел. Ул пошмасрак һәм ялкаурак та. Әмма ул уңайлы, рәхәт тормышны үз итә, ә моңа ирешү өчен тир түгеп эшләргә әзер. Ел хуҗасы эш сөючән, булдыклы кешеләрне ярата.  Шулай булгач, яңа елда җиң сызганып хезмәт итүчеләргә, тырышларга уңыш елмаер, дуңгыз аларга хәерхаһлы булыр.
Дуңгыз елында сәламәтлеккә игътибарлы булу, кешеләр белән дустанә мөнәсәбәттә яшәү зарурлыгын да истә тотыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев