Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дүрт ат урланган

22 ноябрьдән 23енә каршы төндә Югары Әлморза янындагы терлекләр фермасы кардасыннан 4 ат югалган.

Полиция хезмәткәрләре әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан, тикшерү алып баралар. Районыбыз авылларыннан атлар урлаучы бер төркем кулга алынган иде инде. Менә берара тынлыктан соң янә ат караклыгы очрагы теркәлде. Атлар төнлә кардада караучысыз калдырылган булган. Аларның эзләре Ульян өлкәсе ягына киткән. Соңгы көннәрдә ат урлау очраклары күрше районнарда да теркәлгән. Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьләрне бер үк төркем кылган дип фаразлый һәм тикшерү эшләрен берләштереп алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев