Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Эч авыртудан болай кыланмыйлар — ул истеричка»: табиблар 8 яшьлек баланы карап торып үтерә

Краснодар крае Сәламәтлек саклау министрлыгы табибыннан кабул иткәннән соң, 8 яшьлек кызның үлеменә бәйле рәвештә эш ачыла.

Ведомстводан хәбәр итүләренчә, барлык тикшерүләрдән соң «тиешле нәтиҗәләр ясалачак һәм медицина персоналының гамәлләренә бәя биреләчәк». Баланың әти-әнисе сүзләренә караганда, кизү торучы табиб: «ул сезнең истеричка, корсактагы авыртудан үзен алай тотмыйлар», — дип белдергән. Шуннан соң шәфкать туташы кызга авыртуны баса торган дару биргән, ә табиб аның күзенә фонарь белән яктыртып караган һәм рентгенга озаткан». Фотога карап, табиб берни дә куркыныч юк, дип әйтә һәм кызны йогышлы авырулар бүлегенә алып килергә киңәш итә. Анда бик зур чират булган: табиблар кызны барлык җыелган балаларны карап чыкканнан соң кабул итәргә вәгъдә биргәннәр. Кыз йокларга теләвен әйтә һәм өенә кайтуларын сорый. Табиб баланың әти-әниләренә актив күмер бирергә һәм клизма ясарга киңәш итеп җибәргән. Төнлә кыз су сорый, ләкин авыртудан зарланмый. Иртән кыз көчсезләнә һәм йөри алмый. Кызны янә хастаханәгә илтәләр һәм авыр хәлдә реанимациягә салалар. Аның-юка эчәклек борылышы булып чыга. Баланы Краснодар больницасына илтергә өлгермәгәннәр.

 

 

                                                                                                                                                                                                                      Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев