Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Экстремистик һәм террорчылык эшчәнлегенә ярдәм иткән өчен төрмәгә эләгергә мөмкин

Ярдәм итү төрләренә экстремизмны һәм террорчылыкны финанслау да керә. Экстремистик һәм террорчылык эшчәнлегенә ярдәм иткән өчен, җинаять җаваплылыгын билгели торган җәза нормалары РФ Җинаять кодексында язылган.

Финанс хезмәтләре күрсәтү, шулай ук акча җыю яки аларны экстремистик дип танылган оешма хисабына күчерү (акчалата яки акчасыз), экстремистлар файдасына матди кирәк-ярак (мәсәлән, кием-салым, экипировка, элемтә чаралары, дару препаратлары, торак яки торак булмаган биналар, транспорт чаралары) җибәрү яки сатып алу – җаваплылыкка тарту өчен сәбәп. Шул ук вакытта сатып алучы яисә финанслаучы зат акчаларның яисә матди әйберләрнең экстремистик юнәлештәге җинаятьләрне оештыруга, шулай ук террорчылык төрендәге җинаятьләр кылынуга (шул исәптән террорчылык акты, террорчылык эшчәнлегенә тарту, яллау, террорчылыкны гамәлгә ашыруга өндәүләр, террорчылыкны аклау, террорчылык эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатларында укулар узу, террорчылык оешмасын оештыру һәм аларда катнашу һәм башка криминаль гамәлләр) тотылуын яхшы аңлый.

Экстремистик эшчәнлекне финанслау өчен җаваплылыкка тарту РФ Җинаять кодексының 282.3 маддәсенең 1 нче бүлеге буенча, хезмәт вазыйфасыннан файдаланганда, РФ Җинаять кодексының шул ук маддәсенең 2 нче бүлеге буенча каралган.  Шул ук вакытта максималь җәза – 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү. 

Террорчылыкны финанслауга бәйле гамәлләргә карата җәза – РФ Җинаять кодексының 205.1 маддәсенең 1.1нче бүлеге буенча, аларны хезмәт вазыйфасыннан файдаланып башкарганда, РФ Җинаять кодексының шул ук маддәсенең 2 нче бүлеге буенча билгеләнә. Мондый гамәлләр өчен кеше 20 елга кадәр яки гомерлеккә иректән мәхрүм ителергә мөмкин.  

Гүзәл Заһидуллина, террорга каршы район комиссиясе сәркатибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев