Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ел хатын-кызы” республика бәйгесендә Әлкидән 12 гүзәл зат чыгыш ясый

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесендә районыбыздан 12 гүзәл зат катнаша.

Әлеге традицион бәйге районның һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга сизелерлек өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау һәм хөрмәтләү максатында үткәрелә.

Быел бәйгенең форматы үзгәрде – конкурска заявкалар бирү һәм җиңүчеләрне ачыклау 20 гыйнвардан 20 февральгә кадәр онлайн формада оештырыла. Коронавирус чикләүләре сәбәпле, конкурсантлар район мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясамый.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина әйтүенчә, безнең туташ һәм ханымнар “Хатын-кыз – ана”, “Хатын-кыз – лидер”, “Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият”, “Өлкән буын хатын-кыз”, “Профессиям – язмышым” номинацияләрендә чыгыш ясаячак. Кызганыч, быел “Алтын йөрәкле ир-ат” һәм “Хатын-кыз – эшмәкәр” номинацияләрендә катнашырга теләк белдерүчеләр булмаган.

Бәйгедә катнашучылар әзерләгән портфолио, видеоматериаллар Казанга конкурс жюрие хөкеменә юллана. Җиңүчеләр 8 Март бәйрәме уңаеннан үткәреләчәк зур тантанада мәгълүм булачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев