Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Элвин Грей урын өстендә яткан авыру ханымның хыялын чынга ашырган

Уренгой шәһәрендә концерт вакытында җырчыга чәчәк букеты һәм язу бирәләр. Язуда Элвин Грейның иҗатын яратучы, хәрәкәтсез яткан ханымның үтенече була. Җырчы авыруның үтенечен кире какмый - аның хәлен белергә барган. Видеоны ул үзенең инстаграм аккаунтына урнаштырган. "Радик мин урын өстендә ятучы бер авыру ханымны карыйм. Мин синең турыда берни дә...

Уренгой шәһәрендә концерт вакытында җырчыга чәчәк букеты һәм язу бирәләр. Язуда Элвин Грейның иҗатын яратучы, хәрәкәтсез яткан ханымның үтенече була. Җырчы авыруның үтенечен кире какмый - аның хәлен белергә барган. Видеоны ул үзенең инстаграм аккаунтына урнаштырган.

"Радик мин урын өстендә ятучы бер авыру ханымны карыйм. Мин синең турыда берни дә белми идем. Шул авыру ханым мине интернет аркылы синең иҗатың белән таныштырды. Җырчы буларак та, кеше буларак та сез миңа ошадыгыз .Авыру ханымның бер хыялы бар: сезне күрәсе килә, ләкин финанс ягыннан бу безгә мөмкин түгел. Ул сез Уренгойга килсен, дип бик нык теләде. Әгәр дә сезнең мөмкинлек булса, бер генә минутка булса да, минем белән аның янына кереп чыга алмассазмы икән.

Аның адресын калдыра алам. Бу бернинди дә ялган түгел, ә чын. Ләкин сез миңа шалтыратсагыз яхшы булыр иде, бергәләп аның хыялын тормышка ашырыр идек. Зинһар өчен! Аның ярты гәүдәсе параличланган. Ул сезнең концертка килә алмый.

Аның хыялын тормышка ашырсагыз мин бик шат булыр идем", - дип язу ала җырчы концерт вакытында.

- Бу үтенечкә каршы килә алмадым, - ди Элвин Грей һәм урын өстендә ятучы ханым янына кунакка килгән.


Җырчының бу гамәле аның инстаграмын караучылар бик җылы кабул иткәннәр:

"Изге эш"

"Күзгә яшьләр килде. Молодец!"

"Молодец, Радик, изге эш эшләгәнсең. Мең мәртәбә яхшылык белән кайтсын сиңа!"

"Чиксез хөрмәт. Син чын кеше. Һәрвакыт шундый булып кал!", - дип мактаганнар аны.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев