Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Энциклопедияне Әлки районының ое­шуына 100 ел тулган көннәрдә туплап бастыру планлаштырыла

 Район энциклопедиясен төзү һәм китап итеп бастыру буенча берничә ел инде әзерлек эшләре алып барыла.

 

  Әмма мондый хезмәтне башкарып чыгу ансат түгел: Әлки районы энциклопедиясенә туган ягыбызны данга күмгән, зур эш- гамәлләре белән макталган кешеләр исемнәре генә түгел, география һәм тарихка, икътисадка кагылышлы бик күп мәгълүмат кертеп калдырырга кирәк бит. Чөнки районның энциклопедиясе беренче тапкыр туплана, ул иң мөһим сан һәм фактларны, халыкның үткәнен һәм бүгенгесен, башка күп нәрсәләрне үз эченә алырга, Әлки төбәге турында төпле, тулы мәгълүмат, белем чыганагына әйләнергә тиеш.

 

Энциклопедия туплау һәм бастыру өчен район башлыгы Александр Никошин имза­сы белән эшче төркем төзелде. Әлеге китапка кертеләсе мәгълүматны сайлап алу крите­рие дә булдырылды. Бу эштә безгә Татарс­тан дәүләт татар энциклопедиясе институ­ты галимнәре булыша. Аларның таләпләре катгый, бу китапка исемнәре кертелгән шәхесләрнең биографиясенә дә, басылачак фотоларга да кагыла. Галимнәр белән бу ай башында чираттагы очрашу булачак, аларның тарих укытучыларына, җирлек башлыклары­на да сүзләре бар. Чөнки “район китабы”нда һәр авыл, шул исәптән таралып беткәннәре турында тарихи мәгълүматлар басылырга тиеш бит.

Энциклопедияне Әлки районының ое­шуына 100 ел тулган көннәрдә – 2020 ел ур­тасына туплап бастыру планлаштырыла. Бу бер генә яисә төркем кеше эше түгел (гәрчә хәзерге вакытта моның белән Марина Пла­тонова җитәкләгән туган якны өйрәнү музее шөгыльләнә), ә бәлки бөтен район тырыш­лыгын таләп итүче бурыч. Аны үтәү өчен барыбызның да катнашуыбыз сорала.

Шул исәптән, акча белән дә. Мария Пла­тонова әйтүенчә, чыгымнарның зурдан бу­лачагы бүген үк билгеле инде. Әлки район энциклопедиясен төзү һәм бастыруга акча­лата ярдәм итүчеләрнең исемнәре исә “рай­он китабы”на кертеләчәк. Коллективлар һәм халыктан, иганәчеләрдән кергән средст­воларны район иминият фондында туплау тәкъдиме дә бар.

Кыскасы, Әлки районы энциклопедиясен эшләп бастыруда барыбыз да катнаша алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев