Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эше барның ашы бар

Авылларда гаилә фермалары төзүгә хөкүмәтебез бик зур игътибар бирә. Бүген районыбызда барлыгы 5 шундый ферма уңышлы эшләп тора, тагын 2 дистәсе төзелү ягында. Тәвәккәлләп зур эшкә алынучы фермерлар авыл җирлекләренең күпчелегендә бар. Шуларның берсе - Түбән Әлкидә яшәүче Әсхәт Хәйруллин хуҗалыгында булып кайттык без.

-Әнисе, әллә без дә үзебезнең гаилә фермабызны ачып җибәрикме? - ди Әсхәт абый бер көн иптәше Илсөяргә. Иренең башында инде күптән бөреләнгән уйлар Илсөяр апаның үзенә дә тынгылык бирми башлый. Шулай итеп икесе бер фикергә килеп, тәвәккәлләргә булалар. 2009 елда дәүләт биргән субсидиягә Хәйруллиннар 10 үгез алып, алар өчен сарай төзиләр.
Батырчылык итеп зур эшкә алынуларына бүген алар сөенеп туя алмыйлар. Яшерен түгел, авылларда эш урыннары аз, ар-атлар читкә китеп, ялланып эшлиләр. Әсхәт абый үзе дә элек шулай йөргән. Ләкин авыл кешесенең хайван асрап яшисе, җәйнең кызу көннәрендә тирләп-пешеп печән чабасы, шулай яшисе килә шул.
Без барганда Әсхәт Хәйруллинның нәкъ печән әзерләп йөргән мәшәкатьле көннәре.
-Бик кызу вакытка эләктегез, көннәр генә матур торсын, Алла боерса, җитәрлек хәзерләрбез, эшне инде бетерәбез, - ди ул, әзрәк хәл җыеп.
Кырык гектар җирне ҖЧҖ "Яшь көч" җитәкчесе Фәнис Хәмитовтан арендага алган ул. Әти-әниләренә балалары Марат, Муса, Сөембикә дә ярдәм итәләр. Эштән курыкмыйлар, төрле авырлыктагыларын җиренә җиткереп, тырышып башкаралар. Марат печән вакыты дип махсус шәһәрдән кайткан.
Элек Әсхәт абый ит җитештерә белән эш иткән булса, хәзер әкренләп кенә сөт тапшыруга күчәргә җыена.
-Итне базарда, авылда, Чистайга барып сата идек. Мен ә бу кечкенә бозауны иткә үстерер өчен күпме хезмәт куярга, өлгергәнен көтәргә кирәк, - ди фермер.
Үгезләрен бетереп, Әсхәт Хәйруллин сыерлар сатып ала. Бүген аның хуҗалыгында 8 сыер, 16 тана, үгез, бозаулар -барлыгы 29 баш мөгезле эре терлек асрала.
Сөтне шул ук авыл эшмәкәре Дамир Шәйхетдиновка тапшыралар. Сигез сыерыннан аена якынча 2шәр тоннадан артык сөт сава Илсөяр ханым. Махсус саву аппараты да алганнар.
Киләчәккә сыерларын 20 башка җиткерергә өметләнә Әсхәт. Шулай эшләре яхшы барса, кем белә, бәлки, Хәйруллиннарның гаилә фермасында өстәмә эшче урыннар барлыкка килер.
Бүген авылның киләчәге Хәйруллиннар кебек тәвәккәл кешеләр кулында. "Әлегә бик зур табыш китермәсә дә, тормышыбызны алып барырга җитә",-ди Хәйруллиннар. Әйе, табыө алу өчен әле бик күп көч, тырышлык куярга кирәк. Ә бу сыйфатлар аларда бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Семейная ферма