Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эт асраучыр әлкилеләр игътибарына

​​​​​​​Соңгы вакытта авыл урамнарында иректә йөрүче  этләрдән зарланучылар күбәйде.

 Әлеге сукбай җанварлар өер-өер җыелалар һәм кешеләргә куркыныч тудыралар.

Этләрнең кешеләргә зыян салу очраклары булмасын өчен, авыл җирлеге җитәкчелеге маэмай асраучы һәркемнең  аларны  бәйдә тотуын сорый. Урамга йөрергә дә бәйдә генә алып чыгарга кирәк. Этләрнең хуҗалары шуны белеп торсын иде: эт асрау кагыйдәләрен бозу кешеләр сәламәтлегенә зыян салуга китерсә, моның өчен административ җәза һәм зыян күрүчегә китерелгән матди зарарны түләтү каралган.

Әгәр сез этегезне алга таба асрарга теләмәсәгез, авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итегез һәм маэмайны махсус питомникка урнаштыруга заявка бирегез. Белешмәләр өчен тел.: 21-5-62, 20-0-71.

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев