Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташлары Әлки районы Алпарны янә Сабантуйлы итте

Берничә ел тәнәфестән соң Алпар авылында янә Сабан туе үткәрергә булдылар. Шушы авылдан чыккан эшлекле якташлары инициативасы иде бу. Ә башлап йөрүче Рифкать Сәмигуллин булды. "Болгар" радиосыннан Алпар Сабан туена чакырып әллә ничә көн кат-кат белдерү яңгырагач, бәйрәмгә ничек әзерләнеп яталар икән дип барып карарга булдым. Сабантуй буласы урында бер...

Берничә ел тәнәфестән соң Алпар авылында янә Сабан туе үткәрергә булдылар. Шушы авылдан чыккан эшлекле якташлары инициативасы иде бу. Ә башлап йөрүче Рифкать Сәмигуллин булды.
"Болгар" радиосыннан Алпар Сабан туена чакырып әллә ничә көн кат-кат белдерү яңгырагач, бәйрәмгә ничек әзерләнеп яталар икән дип барып карарга булдым. Сабантуй буласы урында бер казык та кагылмаган иде әле. Әкәмәт түзем икән оештыручылар, дип хәйран калырсың.
Хәер, бәйрәм үтәсе шимбәдә Сабантуй узасы урында барысы да әзер иде. Иң башта Алпар мулласы Әсхәт Ибәтов бәйрәмгә хәер-фатыйха биреп дога укыды. Аннан район җитәкчесе Александр Никошин Сабан туена җыелучыларны бәйрәм белән кайнар тәбрикләде. Ул үзләренең кече Ватаннарын онытмыйча, һәрдаим ярдәм итеп торучы читтә яшәүче алпарлыларга олы рәхмәтләрен белдерде. Искә төшерик: әле май башында гына Казанда яшәүче Альберт Мөхәммәтшин Алпар авылы уртасында Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә куелган, бик тузган һәйкәлне яңабаштан эшләтеп, ремонтлатып чыккан иде. Иске һәм Яңа Алпар, Татар Мулла авыллары зиратларының тирә-юне бар халык ярдәме белән өр-яңадан тотып алынды. Монда да якташлары зур ярдәм күрсәткән.
Бу юлы инде Чирмешән елгасы буенда шул авылларда яшәүчеләр, якташлар, читтән кайтучылар бәйрәм итте. Биредә авыл хуҗалыгы уңганнары да бүләкләнде, төрле ярыш һәм уеннарга иркенлек зур иде. Бәйрәмне оештыручылар чакыруы буенча кайткан Раяз Фасыйхов Сабан туен җырлап та, сөйләп тә җанландырды. Ул үзе белән яшь җырчы һәм биючеләрне дә алып кайткан иде.
Сабантуй мәйданына көянтә-чиләк белән су ташырга хатын-кызларыбыз кыстатмый чыкты. Аларга ирләр кушылды. Халыкны да көлдерделәр, бүләк тә алдылар. Капчык киеп, йомыркалы кашык кабып узышулар бүләкләр беткәнче барды. Ә биек колгага менәргә теләк белдерүчеләр гадәттәгедән күбрәк тә булды. Беренче булып колганы Алпар егете Рәмис Кыямов "буйсындырды". Ә катыктан тәңкә табып алу башка елларда да шул осталыгын күрсәткән Хафизулла Гарифуллинга ансат бирелде.
Ат чабышында Түбән Әлкидән Айдар Хәкимов, Салават Ишмулкин һәм Иске Камкадан Раил Гатауллин җиңүчеләр булдылар.
Келәмдә милли көрәшкә кадәр каратэчылар төрле күнекмәләр күрсәттеләр, үзара ярышып алдылар. Аннан мәйдан сөлге тоткан егетләрне алкышлады. Яшүсмерләр арасында Илзат Әхмәров (Базарлы Матак, 32 килога кадәр), Илназ Хәйруллин (Яңа Салман, 36 кг), Илназ Мәхмүтов (Алпар, 40 кг), Максим Иванов (Иске Тахтала, 45 кг), Рәмзил Абдуллин (Ташбилге, 55 кг) җиңүче калдылар.
Ир-атлар арасында Алмаз Хафизов (Базарлы Матак, 70 кг), Фердинант Баһауов (Түбән Әлки, 80 кг) һәм Альберт Закиров (Базарлы Матак, 80 кг һәм югарырак) иң көчлеләр булдылар. Алпар Сабан туе батыры исеменә исә Альберт Закиров лаек булды.
Монда нәфис затларыбыз - хатын-кызлар да бил алышты. Регина Нуртдинова (Базарлы Матак, 50 кг), һәм Ксения Хәйруллина (Иске Тахталы, 60 кг) батыр исемен алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев