Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларны сыйладылар

Эшмәкәр Гөлсинә Дәүлиева приютта тәрбияләнүче балаларны шәхси кафесына чакырып кунак итте. Кафеда узган атнада татар милли ашлары көне үткәрелде. Татар милли кухнясының төрледән-төрле ризыкларыннан авыз итәргә Яңа Салмандагы "Каенкай" приютында тәрбияләнүче сабыйларны чакырдылар. Балалар мул табын артында туклыклы һәм тәмле аш-су белән сыйландылар. Кунакчыл хуҗалар балаларның күңелен ачарга район мәдәният...

Эшмәкәр Гөлсинә Дәүлиева приютта тәрбияләнүче балаларны шәхси кафесына чакырып кунак итте.

Кафеда узган атнада татар милли ашлары көне үткәрелде. Татар милли кухнясының төрледән-төрле ризыкларыннан авыз итәргә Яңа Салмандагы "Каенкай" приютында тәрбияләнүче сабыйларны чакырдылар. Балалар мул табын артында туклыклы һәм тәмле аш-су белән сыйландылар. Кунакчыл хуҗалар балаларның күңелен ачарга район мәдәният йорты хезмәткәрләрен дә чакырганнар иде. Алар малайлар-кызлар өчен кызыклы уеннар оештырдылар. Балалар кафеда рәхәтләнеп кунак булдылар, ял иттеләр. Алар өчен бу чын бәйрәм булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев