Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фермер Марат Гобәйдуллин быел өч чабыш аты сатып алган

Фермер Марат Гобәйдуллин быел өч чабыш аты сатып алган.

Маратның Талисман исемле атының Сабан туйларында, төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулавы хакында язганыбыз бар инде. Менә Марат тагын өч узыш аты сатып алган. Хәзер ул Кавалер атамалы ике яшьлек ярымтокымлы аты белән күнегүләр үткәрә. Ульяновск өлкәсеннән өч яшьлек Астра исемле бия алып кайткан. Ике яшьлек Мая да өметле узыш аты күренә.

Ат спорты зур чыгымнар да, вакыт та сорый, билгеле. Әйтик, бу чабышкыларны сатып алу Маратка ярты миллион сумнан артык бәягә төшкән. Аның каравы, ат узышлары кешеләргә күпме шатлык, матур мизгелләр һәм кабатланмас тәэсирләр бүләк итә.

Исегезгә төшерәбез: 21 октябрьдә, шимбә көнне, Сабан туе җире янындагы ипподромда ат чабышлары үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев