Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әфганстан – йөрәк ярам...

15 нче февраль. Бу көнне беренче карашка календардагы башка көннәрдән берничек тә аерып булмый кебек. Әмма күбебез бу көнне бик яхшы белә. Ул көнне, 9 ел 1 ай 19 көн барган сугыштан соң, Әфганстаннан соңгы совет солдаты уз иленә чыкты.

Безнең Алпар җирлегеннән дә китеп, Әфган җирләендә хезмәт иткән 11 егетебез бар. Алар белән очрашу кичләре үткәрү безнең мәктәпнең традициясе. Шушы 11 егетебезнең берсе, Алпарда туып-үскән Сөләйманов Ирек Салих улы. Ул Әфган җирендә башын салган якташыбыз. Хәрби хезмәттә бурычын шофер буларак башкара. Ә 1981 елның 19 апрелендә йөк төягән автоколоннаны дошманнар утка тота. Ирек дошман белән йөзгә-йөз очраша һәм батырларча hәлак була. Аны үлгәннән соң “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләклиләр.

Менә өченче ел инде Ирек Сөләйманов истәлегенә мәктәбебездә район мэктэп командалары арасында шашка турниры үткәрелә. Бу турнирны үткәрүне мәктәп директоры Гатауллин Раил Мөдәррис улы башлап йөри, спонсорлар таба һәм үткәрә.

Быел да 15 февраль көнне шашка турниры булып узды. Кичәдә әфганчылар һәм Ирек Сөләймановның бертуган абыйсы Илшат Сөләйманов та катнашты.

Алданрак булса да әйтеп узыйм,ул мәктәпнең “Туган якны өйрәнү” музеендагы Ирек абый почмагына күп кенә фотолар да алып килгән иде.

Турнирга районның 8 мәктәбеннән 50 дән артык укучы килде. Иң элек турнир әдәби-монтаж белән башланып, аннан әфганчылар һәм Илшат Сөләймановның хатирә-истәлекләре белән уртаклашып, ахырдан укучылар шашка уйнап көчләрен сынадылар. Кызлар һәм егетләрдән торган командалар, шәхси беренчелектә һәм командалар арасындагы җиңүчеләрне билгеләделәр. Командалар арасында беренче урын-Алпар мәктәбе ,икенче- Татар Борнае мәктәбе, өченче-Карга мәктәбе командалары.

Әлеге мероприятияне оештыру өчен үзеннән финанс ярдәме керткән авылдашларыбыз: Сәвия Габделхәй кызы, Мәҗидулла Гайфулла улы, Рамил Шамил улы, Рәфкат Әсхәт улына чиксез зур рәхмәтлебез.

Безнең максат Ирек Салих улы Сөләйманов хакындагы хатирә-истәлекләрне укучыларга җиткерү һәм аның белән горурлану хисе тәрбияләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X