Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фоат Вәлиев буш вакытында  гер күтәрергә ярата, ике потлы герне уйламый да чөя

​​​​​​​Якташыбыз,  Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевнең игелекле гамәлләре хакында райондашларга яхшы мәгълүм.

 Ул төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында катнашучы әлкилеләргә дә бик еш хәйрия ярдәме күрсәтә, күп очракта юл чыгымнарын үз өстенә ала. 
Фоат Вәлиев үзе дә спорт белән дус, ул һәрчак спортив формада. Якташыбыз яшьтән спортны ярата иде. Базарлы Матак  урта мәктәбендә без аның белән бер чорда укыдык. Фоат оста чаңгычы булды, гимнастика белән шөгыльләнде.  Безнең укытучыбыз бик әйбәт иде. Борис Афанасьев – менә дигән тарихчы да, физкультурадан да укытты. Ул Фоат Вәлиев турында: “Спорт өчен бик кулай сыйфатларга ия ”,–дия иде. 
Карга авылы бит гер күтәрү осталары белән дан тота. Әйтик, Газинур Фәттахов бу төрдә дөнья чемпионы булды. Фоат Вәлиев тә буш вакытында  гер күтәрергә ярата, ике потлы герне уйламый да чөя иде.
Якташыбызның күпкырлы эшчәнлек алып баручы булдыклы шәхес, җәмәгать эшлеклесе булып формалашуында аның спортка мөкиббәнлеге дә роль уйнагандыр дип беләм.
Илшат Нуртдинов, Базарлы Матак авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев