Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ФОТО, ВИДЕО. Әлки районының яңартылган бала тудыру бүлегеннән беренче бәбиләрне озаттылар

Район үзәк хастаханәсенең яңартылган бала тудыру бүлегеннән беренче бәбиләрне озаттылар.

Сентябрьнең соңгы көненә туры килгән әлеге вакыйга чын бәйрәм төсе алды.

Яңа тудыру бүлегендә дөньяга килгән беренче бәбиләрнең икесе дә - кызлар. Бәхетле әти-әниләре белән алар Югары Әлморза һәм Чуаш Кичүе авылларына кайтып киттеләр.

Бүлекнең яңа бинасын ачу тантанасында катнашкан Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафин: "Бүген инде Әлки халкы "Безнең бала тудыру йорты иң әйбәте" дип хаклы рәвештә горурлана ала",-дигән иде. Бу дөрестән дә шулай. Бәби тудыру йорты тыштан да, эчтән дә балкып тора. Ул матур, зәвык белән эшләнгән, җылы, якты, уңайлы.

фоторепортаж

видео

Бәбиләгән хатыннар да мондагы шартларны мактап туя алмыйлар. Гөлинә Хәмәтшина өченче баласын биләгән. "Ирем Раил белән Адель һәм Ранил исемле ике малай үстерә идек. Инде менә көтеп алган кызыбыз - Алзиләбез дөньяга килде",-ди Гөлинә. Ул улларын да шушы бүлектә тапкан булган.

-Хәзер бала тудыру йорты танымаслык булып үзгәргән,-дип сөйли Гөлинә. -Палаталар ике кешелек. Әниләр өчен дә, бәбиләр өчен дә бик җайлы. Яңа уңайлы ятаклар, бала караватлары, бәбиләрне төрү өчен өстәлләр куелган. Һәр палатада бәдрәф, салкын һәм кайнар су. Барыннан да бигрәк, биредә эшләүчеләрнең игътибарлылыгын, ягымлылыгын әйтәсе килә. Безгә шундый кадер-хөрмәт күрсәттеләр, рәхмәт аларга.

Тәүге мәртәбә әни булу бәхетен татыган Мария Гәрәева да Гөлинәнең сүзләрен куәтли:

-Мондагы медицина персоналы искиткеч. Мин бит беренче баламны биләдем, ә бу үзе үк стресс. Дулкынландым да, курыктым да. Ә табиблар, акушеркалар, санитаркалар мине шулкадәр кайгырттылар, юаттылар, һәр адымда ярдәм итеп, акыллы киңәшләрен биреп тордылар. Бу миңа бик ярдәм итте. Биредә бәби табу бәхет. Киләсе баламны табарга да монда килергә телим, -ди.

Бала табу һәм гинекология бүлеге мөдире Эма Шәйхетдинова, өлкән акушерка Светлана Герасимова әниләргә киңәшләр бирделәр, җылы теләкләрен юлладылар.

-Биредә эшләве үзе бер рәхәт,-ди Эма Арсеновна. -Бүлек иң заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Бәби тудыру заллары да хәзер ике. Булачак әнинең теләге буенча бала тапканда ире яисә бүтән якын кешесе дә аның янында була ала. Мондый әйбәт шартлар тудырылган бүлектә бәбиләүче хатыннарның да күбрәк булуын телисе килә. Без һәр авырлы хатынга шат. Аларның бәбидән исән-сау котылып, сәламәт баланы кулларына алу өчен бөтен тырышлыгыбызны куябыз.

Бу тантаналы вакыйга сөенечен уртаклашырга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина да килгәннәр иде. Алар бәхетле әти-әниләрне ихластан котладылар, бәбиләренең туу турындагы таныклыкларын һәм бүләкләр тапшырдылар.

Тормыштагы иң зур шатлык - бала туу сөенеченнән балкыган Раил һәм Гөлинә Хәмәтшиннарны, Рәсим һәм Мария Гәрәевларны бүлектән: "Һичшиксез тагын килегез!" дип озатып калдылар.

Беренче бәбиләрне озатканнан соң бер атна дигәндә яңа бала тудыру бүлегендә янә ике кыз һәм ике малай дөньяга килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев