Гарип балалар карау буенча түләүләрне билгеләү кагыйдәләре үзгәрде
Яңалыклар

Гарип балалар карау буенча түләүләрне билгеләү кагыйдәләре үзгәрде

2024 елдан 18 яшькә кадәрге һәм балачактан 1 нче төркемдәге гарипләрне караган әти-әниләргә һәм опекуннарга ай саен түләнүче акчаларны билгеләү кагыйдәләре үзгәрде.

 Хәзер эшләүче әти-әниләр дә пособие алачак. Элек мондый акчаны бары тик эшләмәүче әти-әниләр генә ала иде. РФ хөкүмәте 07.02.2024 елның 134 нче карары белән мондый акчаны түләү кагыйдәсенә үзгәрешләр кертте. 
Шулай итеп, бу акчаны алу өчен, инвалид баланың әти-әнисе яисә опекуны тулы булмаган эш көне шарты белән, шул исәптән дистанцион яисә өйдән торып эшләргә тиеш. 
Әлеге карар 2024 елның 1 гыйнварыннан булган хокукый мөнәсәбәтләргә кагыла. 
Луиза Хәйруллина, район прокуроры урынбасары.


Нет комментариев