Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газета укучыларыбыз сорауларына районда Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов җавап бирә

Гариза бирергә соңга калмагыз

 

Мин алты яшьлек балама декабрь аенда бирелгән 5 мең сум түләүне алып өлгермәдем. Аны алу өчен нишләргә икән?

М.И. Яковлева,

Базарлы Матак авылы.

 

–Мәгълүм булганча, президент указы нигезендә 2020 елның декабрендә 7 яшькәчә (шушы яшьтәгеләрне дә кертеп) балаларга 5 әр мең сум бер тапкырлы түләү бирелде. Әгәр бу түләүне алмаган гаиләләр булса, аларга бу елның 31 мартына кадәр бер тапкырлы түләүне алуга гариза бирергә кирәк. 31 марттан соң андый мөмкинлек булмаячак. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында яисә Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә шәхсән калдырырга була.

Узган ел өч яшькә кадәрге балаларга айлык түләү яисә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга бер тапкырлы түләү алучыларга Пенсия фонды декабрь аенда өстәмә түләүне автомат төстә башкарды. Әмма, әгәр гаиләдә бала 2020 елның 1 июленнән соң туса яисә ата-аналар әлеге түләүләрне сорап ел дәвамында Пенсия фондына мөрәҗәгать итмәгән булса, мөстәкыйль рәвештә гариза бирү зарур. Шулай ук указ чыкканнан соң, ягъни 2020 елның 18 декабреннән соң туган балалар өчен түләү алуга гариза тапшырырга кирәк.

 

Айлык түләүне ничек озайтырга?

Ана капиталыннан айлык түләүне  ничек озайтырга икән? Минем әлеге түләүне алу вакыты 2021 елның 1 апрелендә бетә.

И.Д.Зарипова,

Базарлы Матак авылы.

 

–Бер ел чамасы элек, коронавирус чикләүләре сәбәпле, ана капиталыннан айлык түләүләр ата-аналарның гаризасыннан һәм гаиләнең керемнәре турындагы мәгълүматлардан башка, автомат рәвештә озайтылып килде. Быелның 2 мартыннан түләүләр кабат гариза нигезендә озайтылачак. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында яисә Пенсия фонды порталында шәхси кабинет аша тапшырырга була.

Исегезгә төшерәбез, ана капиталыннан айлык түләү икенче балага өч яшь тулганчы бирелә. Һәр түләү вакыты бер елга исәпләнгән. Икенче балага бер яисә ике яшь тулгач сертификат иясе гаиләнең түләүгә хокукын раслау өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Гаризадан тыш, гаиләнең керемнәре турында мәгълүматлар тапшырыла. Гаиләдәге һәр кешегә айлык керем ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш.

Күп гаиләләргә хәзер инде үз керемнәрен раслау кирәк булмаячак. Чөнки быелдан башлап Пенсия фонды әлеге мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә җыя. Әти-әниләрнең берсе хәрби, коткаручы, полицейский яисә бүтән көч ведомствосы хезмәткәре булса, шулай ук гаиләдә  кемдер стипендия, грант һәм бүтән фәнни яисә уку йорты түләвен алса гына керемнәр турында мәгълүмат булу кирәк булачак.

Гыйнвардан кайбер гаиләләргә ана капиталыннан айлык түләүләр суммасы артты. Хәзер аның күләме узган елның икенче кварталындагы региональ яшәү минимумына тигез. Түләү билгеләнүне сорап быел мөрәҗәгать итүчеләр 9713 сум алачак, ә түләүне 2020 елда рәсмиләштерүчеләр 9373 сум алуны дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев