Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар Мулла авылыннан Гөлфирә Әсәдуллина: “БАРЫСЫ ДА ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘР!”

"Ел хатын-кызы" бәйгесе җиңүчеләре - республиканың иң-иң лаеклы гүзәл затлары -8 Март бәйрәме алдыннан Казанда зур тантанада хөрмәтләнде.

Бәйрәм сәхнәсенә иң беренче "Хатын- кыз - ана"титулына ия булган дүрт герой-ананы чакырдылар. Аларның берсе - районыбызның Татар Мулла авылыннан Гөлфирә Әсәдуллина. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Гөлфирәне котлап, кочаклап ук алды. Аннан залга мөрәҗәгать итеп:

-Бу олы йөрәкле ханым - 11 бала анасы. Үзенең алты баласы өстенә, ул туганнарының биш ятим сабыен да җылы кочагына сыендырган,-диде һәм: "Рәхмәт сиңа, сеңелем, мондый батырлыгың, тәвәккәллегең өчен",-дип, Гөлфирәнең иңнәренә затлы тун салды.

С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы тулы халык бу минутларда Гөлфирәбезне көчле алкышлады…

"Хезмәтемне бәяләгән өчен рәхмәт"

- Минтимер Шәрипович белән тантана башланган­чы ук күрешеп аралашырга насыйп булды,- дип сөйли Гөлфирә. -Шәймиев холлга килеп чыкты да, аны шун­дук хатын-кызлар уратып алды. Ә ул: "Әлкиләр монда­мы?"-ди. Без аңа якынлашу­га: "Гөлфирә кайсыгыз?"-дип сорый. Кулымны кысып: "Кы­зым, син бөтенләй япь-яшь икәнсең бит. Күпме балага ана җылысы биреп, бәяләп бе­тергесез изгелек кылгансың. Ирең белән тигезлектә яшәп, ул-кызларыгызның һәммәсен үстереп аякка бастырырга насыйп булсын сезгә",-дип теләде. Шунда Зилә Вәлиева да ("Татарстан хатын-кыз­лары" иҗтимагый оешмасы рәисе) яныбызга килде, ул да бик җылы сүзләр әйтте. Бу олы җитәкчеләрнең үзләрен шундый гади тотуына, ми­нем белән шулкадәр үз итеп, якын күреп сөйләшүләренә хәйран калдым. Гомумән, Казандагы тантанадан мин бик тәэсирләнеп, дулкынла­нулы хис-кичерешләр белән кайттым. Ана буларак ми­нем хезмәтемне күрүләре, бәяләүләре, олылауларына бик күңелем булды.

Гаилә белән сәхнәне гөрләтәләр

Күрше егете Рәфис янып торган чибәр, үткен-шаян Гөлфирәнең кечкенәдән "ко­лагын тешләп" куйган булган, күрәсең. Алар берничә ел дусла­шып, очрашып йөриләр. Ә егет армиядә хезмәт итеп кайткач, өйләнешеп тә куялар. Бу вакыт­та Гөлфирәгә 16 яшь кенә була әле. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре - алты балалары дөньяга килә.

Олы кызлары Алинә инде Ка­зан федераль университетының спорт факультетында би­шенче курс-та белем ала. Ул мәктәптә укыганда иң актив яшь спортчыларыбызның бер­се иде. Билбау көрәше буенча район, республика данын яклап зур ярышларда чыгыш ясады. Хәзер инде ул спорт мастеры булган. Альбина КФУның фи­лология факультетында икенче курста укый, чит телләр өйрәнә икән. Алпар урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алия дә спор­тка мөкиббән, билбау көрәше, волейбол, ату белән мавыга. 5 сыйныфта укучы Айзирәк тә спортны үз итә, оста рәсем ясый, китап укырга ярата. Дүртенчедә укучы Ранис та актив спортчы, район үзәгенә "Алинә"гә йөреп, бик тырышып каратэ белән шөгыльләнә. Әдиләгә алты яшь, ул җырларга, биергә яра­та. Тәрбиягә алган балаларын - Айзилә, Азалия, Данил, Ләйсән, Камилне дә актив, кызыксыну­чан итеп үстерергә омтылалар.

- Ул - к ы з л а р ы б ы з н ы ң һәммәсе тырышып укыйлар, спорт белән шөгыльләнәләр, җыр-биюгә дә маһирлар,-ди горурланып әни кеше.

Гөлфирә үзе дә оста җырчы бит, Алпар авыл җирлеге үзешчәннәренең бер генә кон­церты да аның катнашын­нан башка узмый диярлек. "Ел хатын-кызы" бәйгесенең район һәм зона турларын­да Гөлфирәнең балалары белән бергә чыгыш ясавы тамашачыларның алкыш­ларына күмелде. Әле 8 Март бәйрәмендә дә Татар Мулла клубында барлык балалары белән бергәләп концерт куеп, авылдашларын күңелле ял иттергәннәр алар.

"Балаларны читкә җибәрмибез!"

Узган ел алар гаиләсенә бер-бер артлы авыр кай­гылар килә. Гыйнвар аен­да Гөлфирәнең алма кебек сеңелесе 32 яшендә яман чирдән үлеп китә. Аның 13 һәм 9 яшьләрдәге ике кызы тома ятим кала.

- Гөлфизәне соңгы юлга озату мәшәкатьләре белән йөргәндә үк ирем Рәфис: "Ба­лаларны беркая җибәрмибез, үзебезгә алабыз", диде. Сабыйларның әтиләре ягын­нан дәү әниләре дә моңа шат­ланып риза булдылар. Рәхмәт, алар балаларны ташламыйлар, гел ярдәм итеп торалар, -ди Гөлфирә.

Апасы Гөлнараның да исәнлеге әйбәт булмый бу вакытта. Сеңелесен югалту хәсрәтеннән аның чире тагын да кискенләшә.

- Апа 4 апрельдә Казанда хастаханәдә вафат булды. Аңа 39 яшь иде, биш баласы калды. Ул да балаларын ялгыз үстерә иде,-дип күз яшьләре белән искә ала ул авыр көннәрне Гөлфирә.

Апасының балигъ булу яшендәге ике зур улы бүген мөстәкыйль яшиләр. Ә тугыз, биш һәм өч яшьләрдәге сабый­лары Әсәдуллиннарның зур гаиләсенә кушылган.

-Беренче вакытларда бик авыр булды. Кечкенәләр әниләрен сорап ике ай елады­лар,-ди Гөлфирә. -Апа белән сеңелемне сагыну-юксынудан йөрәгем телгәләнсә дә, бала­ларга күз яшемне күрсәтмәскә тырыштым. Каенанам Зөлхия әнигә (без аның белән 22 ел инде әниле-кызлы кебек дус- тату яшибез), ирем Рәфискә рәхмәтем чиксез. Алар беренче көннән балаларны үзебезнеке кебек кабул иттеләр. Хәер, алар инде чын мәгънәсендә үз бала­ларыбыз. Кием-салым алабыз­мы, тәм-томнар белән сыйлый­бызмы, иркәли-назлыйбызмы - игътибар һәркайсына бердәй. Бертөрле таләпчән дә булыр­га, кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерергә тырышабыз.

Әйтергә генә җиңел: 11 бала бит ул! Бу өйдә һәр иртәдә тугыз баланы мәктәпкә һәм бакчага әзерләп озаталар (авыл бала­ларын Алпарга махсус автобус йөртә). Һәркайсы чиста-пөхтә киенгән булыр. Балаларның тәртип-әдәпкә өйрәнеп үсүләре дә сизелеп тора.

-Шөкер, өебез иркен. Ун ел элек яшьләр программасы ярдәмендә салып кердек аны. Ашарга-эчәргә мулдан, акча­га кытлык кичермибез. Бала­ларны үстерергә, тәрбияләргә бөтен мөмкинлегебез бар. Район җитәкчелегенә бик зур рәхмәт, нинди мәсьәлә белән мөрәҗәгать итсәк тә, ярдәм күрсәтәләр.

Без һәрчак дәүләт ярдәмен тоеп торабыз,-дип сөйләде безгә Гөлфирә.

Уңган хуҗалар яши монда

Районда иң уңышлы эшләүче фермерлар да әле Әсәдуллиннар. Аларның гаилә фермасында бүген 100 башка якын сарык, дистәләп үгез, та­налар, 11 савым сыеры асрала. Иркен утарларын, үзләре агач хәзерләп төзегән зур-зур ике терлек абзарын без сокланып карап йөрдек. Бөтен җирдә тәртип, чисталык хөкем сөрә. Терлекләр тук, көр. Мул азык запасы хәзерләнгән. Монда уңган хуҗалар яшәве әллә каян күренеп тора.

Без килгәндә йорт хуҗасы Рәфис өйдә юк иде, хуҗалык белән безне Гөлфирә танышты­рып йөрде.

-Тракторыбыз да, җир эшләре өчен кирәкле бар­лык техникабыз да бар. Әлегә кадәр кырларыбызда печән генә үстердек. Быел менә тагын җирләр алдык, анда ашлык чәчәргә җыенабыз. Күпләп терлек асрагач, бөртек үстермичә булмый,-дип сөйли ул. Гомумән, Гөлфирәдән бер­нинди зарлану сүзе ишетмисең:

- Бөтен сыерларыбыз да бо­заулады. Шушы көннәрдә әле берсе игез бозау китерде. Быел тана бозаулар да күп. Безгә бу кулай инде - аларны асрау­га калдырып, сыерлар санын ишәйтәбез. Савым сыерларын 15 башка җиткерергә дип то­рабыз. Мал-туар асрау, сөт сатуның файдасы бик зур бит,- ди.

- Сөт бәяләренең кимүе генә кәефегезне төшергәндер инде…

- Юк, бер дә аптырама­дык. Бәя кимеп кенә тормас, күтәрелер дә әле. Зарланучы­ларга Рәфис әйтә: "Сыерла­рыгызны бер-ике башка артты­рыгыз, кимегән бәя шундук каплана", ди. Әйтәм бит, без сөтбикәләрне арттырырга то­рабыз.

Әсәдуллиннар кош-кортны да күпләп асрыйлар. Быел 120 үрдәк, 50 каз, 60 бройлер чебие үстергәннәр. Бер бакча тутырып бәрәңге, бер бакчага кишер, суган, чөгендер ише яшелчә, бер бакча кабак үстерәләр икән. "Үзебезнең гаилә дә зур, күбесен сатабыз да. Зур терлек итен, сарык-ларны, кош-корт­ны алырга теләүчеләр бик күп. Алдан ук сорап, язылып куя­лар,-ди Гөлфирә. Көз буе Ка­занга ярминкәләргә йөргәннәр. "Итне, катык, эремчек, кай­мак, корт ише сөт ризыкларын, яшелчәләрне, хәтта җиләк- җимеш кайнатмаларын, тозла­ган-маринадлаган әйберләрне кырып-себереп алып бетерә шәһәр халкы, килгәнебезне көтеп торалар",-ди.

Бу кадәр эшкә ничек өлгерәләр соң? Уңган хуҗабикә моңа җавап итеп елмая гына:

-Булсын дип эшләсәң, вакытыңны дөрес бүлсәң, ба­рына да өлгереп була,-ди. -Кичләрен иркенләп бала­лар белән шөгыльләнәбез - дәресләрен тикшерәбез, бергәләп чигәбез, сәйләннән бизәкләр үрәбез. Шәһәргә концерт-спектакльләргә, ку­накка да йөреп торабыз. Дөнья матур, тормыш бик рәхәт бит. Минтимер Шәрипович әйткәнчә, Ходай саулык кына бирсен, балаларыбызны сәламәт, бәхетле итеп үстерергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев