Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хастаханәнең баш табибы Светлана Викторовнага

Аттестатын кулына тотып, Казан каласына юл алган. Яшьлек, хыял көченә ышанып, Мед. институтны сайлаган. Бар теләге табиб булырга, Гомер изгелекләр кылырга. Халык исәнлеге сагында Ант иткән ул, уяу торырга. Профессияләр төрле булса да, Хирургия бүлеген сайлаган. Хирургларның үтә җаваплылыгын, Кулга скальпель тоткач аңлаган. Кеше гомере өчен көрәшергә, Көн-төн димәс, әмма...

Аттестатын кулына тотып,
Казан каласына юл алган.
Яшьлек, хыял көченә ышанып,
Мед. институтны сайлаган.
Бар теләге табиб булырга,
Гомер изгелекләр кылырга.
Халык исәнлеге сагында
Ант иткән ул, уяу торырга.
Профессияләр төрле булса да,
Хирургия бүлеген сайлаган.
Хирургларның үтә
җаваплылыгын,
Кулга скальпель тоткач аңлаган.
Кеше гомере өчен көрәшергә,
Көн-төн димәс, әмма сынатмас.
Хирург эшендә сынатмаган,
Баш табиб эшендә сынатмас.
Һәр туар көн изге хезмәттә,
Хезмәт юлы озын әлбәттә.
Үз эшенең гаять остасы
Озын сүзнең шунда ноктасы.
Яз бәйрәме, ал чәчәкләр-
Бездән теләкләр сиңа…
Исәнлек, бәхет, уңышлар,
Светлана Викторовна!
Марат Хамитов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев