Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөкем ителүчеләрнең күбесе дөрес юлга басарга теләми

prokuror.kaluga.ru Соңгы елларда дәүләтебездә җинаять кылучыга карата иректән мәхрүм итү җәзасын киметү тенденциясе сизелә. Җәзаның бүтән төрләре, шул исәптән төзәтү эшләре киң кулланыла. Әмма хөкем ителүчеләрнең күбесе судның үзләренә төзәлү юлына басарга мөмкинлек бирүен, иректә калдыруын тиешенчә файдаланмый, суд йөкләгән бурычларны үтәми. Әйтик, Базарлы Матакта яшәүче А. узган елның октябрендә...

Соңгы елларда дәүләтебездә җинаять кылучыга карата иректән мәхрүм итү җәзасын киметү тенденциясе сизелә. Җәзаның бүтән төрләре, шул исәптән төзәтү эшләре киң кулланыла.
Әмма хөкем ителүчеләрнең күбесе судның үзләренә төзәлү юлына басарга мөмкинлек бирүен, иректә калдыруын тиешенчә файдаланмый, суд йөкләгән бурычларны үтәми.
Әйтик, Базарлы Матакта яшәүче А. узган елның октябрендә кеше сәламәтлегенә зыян китергән өчен район җәмәгать суды тарафыннан хезмәт хакының 15 процентын дәүләт файдасына калдыру юлы белән җиде айга төзәтү эшләренә хөкем ителгән иде. Безнең инспекция аны район коммуналь челтәрләренә эшкә урнаштырды. Әмма А. әлеге предприятиегә бер генә көн дә эшкә бармаган булып чыкты. Ул җәмәгать тәртибен бозган өчен берничә мәртәбә административ җаваплылыкка тартылды. Кат-кат кисәтүләр ясасак та, спиртлы эчемлекләр куллануын, тәртипсез тормыш алып баруын дәвам итте.
Бернинди үгет-нәсихәт тә, кисәтүләр дә ярдәм итмәгәч, инспекция А. га карата шартлы хөкем срогын иректән мәхрүм итүгә алыштыру турында судка күрсәтнамә юллады. Һәм узган елның 23 декабрендә Әлки район суды аны 2 ай 10 көнгә гомуми режимдагы төзәтү колониясенә җибәрү хакында хөкем карары чыгарды.
Югары Матак авылында яшәүче Г. да узган елның октябрендә велосипед урлаган өчен ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Суд карары белән аңа яшәү урыныннан читкә китмәскә, җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенә килеп теркәлеп торырга дигән бурычлар йөкләнде. Әмма Г. беренче көннән үк әлеге таләпләрне санга сукмады, тәртип бозды, эчеп-исереп йөрде, инспекциягә килеп теркәлүне дә кирәк тапмады. Мондый тәртибе белән ул да үзенә җәзаның катырагын "юллап алды". Район суды Г.ны 10 айга ирегеннән мәхрүм итте.
Шартлы рәвештә хөкем ителү ул, билгеле, төзәтү колониясе түгел. Монда, иректә, чәнчкеле тимерчыбык та, автомат белән күзәтүчеләр дә, катгый көн тәртибе дә юк. Үзеңнең хатаңны таный белү, яңадан җинаять юлына басмау һәм суд тарафыннан билгеләнгән таләпләрне төгәл үтәү генә кирәк. Әмма А. һәм Г. әлеге мөмкинлекне бәяли, файдалана белмәделәр. Шуның нәтиҗәсендә алар хәзер тимер рәшәткә артында. Бәлки шунда үзләренең киләчәк тормышлары хакында уйланып, кирәкле нәтиҗәләр ясарлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев