Әлки районының Иске Хурада авылы клубында узган концертны тамашачылар көчле алкышлар белән бәяләде.ФОТО
Үткән атнада Иске Хурада мәдәният йортында авыл җирлеге үзешчәннәренең зур концерты булды.
Ул Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм күренекле татар драматургы Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган смотр-конкурс кысаларында үткәрелде. Бай эчтәлекле, төрле жанрларны үз эченә алган мәдәни чара югары дәрәҗәдә узды, зал тулы халык һәр номерны алкышларга күмде.
Клуб мөдирләре Алина Садиванкина (Иске Хурада) һәм Татьяна Теличко (Сихтермә-Хузангай) җитәкчелегендәге "Елена фай-лайф" һәм "Жемчужина" колллективларының дәртле биюләре тамашачыларның күңеленә аеруча хуш килде. Э.Пьеханың "Улым турында" җыры астында башкарылган "Дога" биюен караганда залдагы аналарның күзләренә яшь тулды. Хурада авылының "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар биюе күңелләрне күтәреп җибәрде. Заманча биюләр, кызыклы костюмнар, залның матур итер бизәлүе һәм милли атрибутика концертны бик баетты. Әти-әниләр сәхнәдә балеринадай нәфис хәрәкәтләнүче кызларын буртуктаусыз фотога төшерделәр.
Алина Садиванкина илебездә бу елның бөек рус язучысы Лев Толстойга багышлануын искәртте. Ул авылдашларын китапханәдә ешрак булырга, Толстой әсәрләрен алып укырга өндәде.
Билгеле, җырлар концертның алыштыргысыз бизәге булды. Хураданың "Талым", Хузангайның "Каенкай" хатын-кызлар ансамбльләре җанга ятышлы тавышлары, моңлы, дәртле һәм шаян җырлары белән күңел түрләренә үттеләр. Хурадалылар да, Хузангайдан, башка авыллардан килгән кунаклар да аларга алкышларын җәлләмәде.
"Каенкай" коллективы гармунчысы, җырчы, нәфис сүз остасы Александр Стриженов та чын-чынлап тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Күптән түгел 82 яшен тутырган бу талант иясенең сәхнә чыгышлары белән авылдашларына күңелле минутлар бүләк итүе, актив тормыш позициясе - яшьләр өчен менә дигән үрнәк.
Билгеле, тамашачыларның күңеленә бик тә хуш килгән бу концерт - зур әзерлек һәм хезмәт нәтиҗәсе. Халыкны рәхәтләнеп ял иттергән өчен клуб мөдирләре Алина Садиванкинага, Татьяна Теличкога һәм концертта катнашкан һәр кешегә зур рәхмәт.
Наталья Илюхина,
Иске Хурада авылы.
Илюхина (Ларионова) Наталия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев