Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез

Алда торган май ае болай да ватандашларыбызның һәркайсы өчен кадерле бәйрәмнәр рухы белән уза иде. Быел исә аларга тагын бер дөньякүләм дип әйтсәк тә арттыру булмаслык мөһим вакыйга килеп кушыла –Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез.

Бу уңайдан Татарстанда күп төрле чаралар үткәрелә. Билгеле инде, тантананың иң зурысы 922 елның 21 маенда Ислам динен кабул итү хакында фәрман яңгыраган Болгарда узачак.
Тарихи чыганаклар шуны сөйли: моннан нәкъ 1100 ел элек, язның ямьле аенда 70 көннән артыкка сузылган сәфәренең максатына ирешеп, Әхмәд ибн Фадлан җитәкләгән илчеләр төркеме гарәп хәлифе әл-Муктадир Биллаһның Алмуш ханга хатын китереп җиткерә. Бу урында шунысын әйтеп үтү урынлы булыр: Болгар дәүләте биләмәләренә килгән илчеләр башта нәкъ менә безнең район җирләренә аяк басалар, биредә аларны ханның якыннары кулларына икмәк, ит һәм тары ярмасы тотып, олылап каршы алалар. Әлеге тарихи фактны районда узган фәнни-гамәли конференциядә катнашкан галимнәр хәбәр иткән иде безгә. Димәк, гарәп илчеләренең хәзерге Төгәлбәй җирләренә килеп җитеп, стан корып, шунда Алмуш ханның якыннарын көтеп алулары белән күпмедер дәрәҗәдә горурлана алабыз.
–Олы бәйрәм уңаеннан кайбер чаралар үткәрдек тә инде,–дип хәбәр итте район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев. –Мөфтият тарафыннан әйтелгән-кушылганнарны үтәп, мөселманнарга мәчетләрдә моннан күп еллар элек булган вакыйга турында сөйлибез. Базарлы Матакның Шәүкәт мәчетендә белем алган балалар арасында бәйге оештырдык. Мөселман яшьләр арасында үткән спартакиаданы, кышын Каргада узган чаңгы ярышларын да шуңа багышладык. Билгеле, олы вакыйга уңаеннан чараларны алга таба да ошетырачакбыз әле.
Шундый зур дата уңаеннан Татарстанга бик күп кунаклар килү көтелә. Аларны безгә төрле юллар алып килер. Шул исәптән безнең район аша үтүче олы юлы да. Үзебезнең тәртипле һәм уңган халык икәнлегебезне күрсәтеп, юл буйларын, яшәгән-торган җирләребезне чиста-пөхтә итәргә тиешбез. Чөнки без, әлкилеләр дә борынгы Изге Болгар җирендә гомер итәбез бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев